Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Нур Баян исемендәге “Халкым өчен тугры калырмын...” районкүләм иҗат фестивалендә катнашырга чакырабыз

Нур Баян исемендәге “Халкым өчен тугры калырмын...” районкүләм иҗат фестивале нигезләмәсе

 

Нур Баян исемендәге “Халкым өчен тугры калырмын...”
районкүләм иҗат фестивале нигезләмәсе


1. Гомуми нигезләмә


1.1. Нигезләмә Нур Баян исемендәге районкүләм иҗат фестиваленең
максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Нур Баян исемендәге районкүләм иҗат фестивале (алга таба –
фестиваль) Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм якташыбыз фронтовик-шагыйрь
Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан, әдипнең тормышы һәм иҗатын
өйрәнү, пропагандалау; матур әдәбиятка, рәсем сәнгатенә, туган җиргә
мәхәббәт тәрбияләү; “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан
Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын
тормышка ашыруны күздә тотып үткәрелә.
1.3. Фестивальне уздыру турындагы мәгълүмат Актаныш авыл
җирлегара үзәк китапханә, районның мәгариф идарәсе, Шәрип Шәймиев
музей-йорты, “Актаныш-информ” массакүләм-мәгълүмат үзәге рәсми
сайтларында урнаштырыла.


2. Фестивальнең максатлары һәм бурычлары


2.1. Фестивальнең максаты:
Президентыбыз тарафыннан 2025 нче елның “Ватанны саклаучылар
елы” дип игълан ителүе һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук фронтовик-
шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан тел, әдәбият, рәсем
сәнгате өлкәсендә сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләрне барлау, аларны
ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү, каһарман
якташ шагыйребезнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау.
2.2. Фестивальнең бурычлары:
● татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм
милли горурлык хисләре, үзаң тәрбияләү;
● Нур Баянның иҗади мирасын популярлаштыру;
● фронтовик-шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру;
● яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, МХХ тә катнашучы
якташларыбызның фидакарьлекләренә соклану;
● иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
● сәнгатьле уку осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;
● әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен
үстерү

● әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт

тәрбияләү.


3. Фестивальне оештыручылар һәм катнашучылар


3.1. Фестивальне оештыручылар:
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма
комитеты;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсе;
● Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә;
● “Нур Баян исемендәге” җавапчылыгы чикләнгән җәмгыять;
● “Актаныш-информ” массакүләм-мәгълүмат үзәге;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы авыл
җирлеге Башкарма комитеты;
● Актаныш муниципаль районы “Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы авыл
китапханәсе;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Әнәк авыл
мәдәният йорты;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы авыл
мәдәният йорты;
● Шәрип Шәймиев музей-йорты;
● Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы балалар
иҗат үзәге.
3.2. Оештыру комитеты Фестивальнең Жюри составын раслый.


4. Фестивальнең эш юнәлешләре


4.1. Фестивальдә түбәндә күрсәтелгән юнәлешләр буенча иҗат эшләре
каралачак:
“Нур Баян шигырьләре - рәсем сәнгатендә”
Яшь төркемнәре:
● 4-6 яшькә кадәр (кертеп);
● 7-10 яшькә кадәр (кертеп);
● 11-13 яшькә кадәр (кертеп).
“Нур Баян иҗаты белән рухланып”
Яшь төркемнәре:
● 7-9 яшькә кадәр (кертеп);
● 10-13 яшькә кадәр (кертеп);
● 14-18 яшькә кадәр (кертеп);

● 19 яшьтән югары.

“Иң яшь язучы” номинациясе
● Фестивальдә катнашкан иң кече яшьтәге балага бирелә.
“Иң өлкән язучы” номинациясе
● Фестивальдә катнашкан иң өлкән яшьтәге катнашучыга бирелә.
4.2. Иҗади эшләргә таләпләр.
“Нур Баян иҗаты белән рухланып” юнәлеше
Иҗади эшләр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- укучының теманы ачып бирүе;
- иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы;
- грамоталы, әдәби телдә язылган булуы.
Бөек Ватан сугышы һәм МХХ (вакыйгалары, фронтовиклар, тылдагы
тормыш, һ.б.) турында катнашучының үзе иҗат иткән шигыре татар телендә
язылган булырга тиеш. Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New
Roman – 14, интервал – 1,0; уңнан – 1,5 см; сулдан – 2,5 см, астан – 2 см;
өстән – 1,5 см) компьютерда басылган булырга тиеш. Иҗат эше өстенә белем
һәм тәрбия бирү оешмасының тулы исеме, катнашучының фамилиясе, исеме,
әтисенең исеме, иҗат эшенең исеме языла.
“Нур Баян шигырьләре - рәсем сәнгатендә” юнәлеше
Рәсемнәр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- яше туры килүе;
- башкару осталыгы;
- теманы ачуы;
- төсләр чишелеше, колориты;
- композициясе;
- сәнгатьчә эшләнеше, эмоциональлек;
- оригиналь булуы.
Эшләр А3 (30х40 см) форматында эшләнгән булырга тиеш. Рәсемнәрне
рамга куеп, уң ягына аскы өлешкә әлеге эшнең исеме, шагыйрь Нур Баянның
кайсы әсәрен яктыртуы, авторның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, яше,
электрон адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелә.
Укытучысының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтү дә кирәк.
Эшләр бәйгенең тематикасына туры килергә тиеш. Бәйгегә төрле
сурәтләү техникасы белән башкарылган эшләр кабул ителә (акварель, май,
гуашь, һ. б.).
Авторның бары тик үзе, мөстәкыйль рәвештә башкарган эшләре генә
кабул ителә, эшләрнең күчерелмәләре бәйгедә катнашмый.
Башка конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урын алган,
матбугатта басылган эшләр кабул ителми.
Бер генә юнәлештә катнашу хокукы бирелә һәм иҗади эш (бер шигырь
яисә бер рәсем) кабул ителә.
Рәсемнәр Әнәк авылы, Ш.Шәймиев урамы, 10 нчы йорт адресы буенча
Ш.Шәймиев Музей-йортында 08.00-11.30, 13.00-16.30 вакыт аралыгында
дүшәмбе-җомга көннәрендә кабул ителә.

5. Фестивальне үткәрү тәртибе

5.1. Фестивальдә катнашу бушлай һәм ирекле.
5.2. Фестиваль барлык теләүчеләр өчен үткәрелә.
5.3. Катнашучы әлеге Нигезләмәне бозу очрагында аңа Фестивальдә
катнашу тыела.
5.4. Бәйге 2 этапта үткәрелә:
I этап (сайлап алу) – читтән торып катнашу этабы. Гариза, иҗат эшләре
2025 нче елның 20 нче апреленә кадәр Muzey.DomSH@tatar.ru электрон
почтасына җибәрелә. Эшләр оештыру комиссиясе тарафыннан тикшерелә, иң
яхшы эшләр сайлап алына. Элемтә өчен телефон – 89274882119, 8(85552)5-
14-56.
Оештыру комиссиясе тарафыннан сайлап алынган эш авторларына
электрон почта аша төп этапка чакыру җибәрелә һәм нәтиҗәләр Татарстан
Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының
Мәгариф идарәсе, Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә, “Актаныш-
информ” массакүләм-мәгълүмат үзәге, Шәрип Шәймиев музей-йорты, Пучы
урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтларына куела.
II этап – Фестивальнең төп этабы 2025 нче елның 15 нче маенда
Актаныш районы Әнәк мәдәният йортында үткәрелә. Җиңү яулаган (1 нче
урын, “Иң яшь язучы”, “Иң өлкән язучы” номинацияләрендә җиңүчеләр)
иҗат эшләре авторлары шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр.


6. Фестивальдә катнашучы гаризасы


Фестивальдә катнашырга теләк белдерүче Оештыру комитетына тиешле
үрнәктәге гаризаны тапшырырга тиеш:


7. Фестивальне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
Иҗат эшләре фестивальнең Оештыру комитеты почтасына
юллана: Muzey.DomSH@tatar.ru
Бәйгегә иҗади эшләр 2025 елның 20 апреленнән дә соңга калмыйча
кабул ителә. Җирле Оештыру комитеты 2025 елның 10 нчы маена кадәр
читтән торып үткәрелгән (сайлау) этапта уңышлы дип табылган иҗат эшләре
нәтиҗәләре буенча беркетмәне һәм уңышлы узган катнашучылар исемлеген,
шулай ук кыскача мәгълүмат (үткәрү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны
һ.б.) җибәрә.

8. Бүләкләү өлеше

Бәйгедә катнашучыларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяли.
Фестивальдә җиңүчеләргә, ягъни II этапка узып, I-III урыннарга лаек булган
авторларга I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар; фестивальдә катнашучыларга
катнашучы дипломы тапшырыла. Махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә
каралган. Фестивальне Оештыру комитеты әлеге нигезләмәгә Фестиваль
үткәрү үзенчәлекләренә кагылышлы өстәмәләр кертергә хокуклы.
Барлык сораулар буенча Бәйгенең электрон почтасына язарга
мөмкин: Muzey.DomSH@tatar.ru
Жюри әгъзаларының карары беркетмә белән рәсмиләштерелә, яңадан
каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.


Фестивальнен иганәчесе:


“Нур Баян исемендәге” җавапчылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе
Айрат Салихҗан улы Гапсәләмов.


“Нур Баян” районкүләм иҗат фестиваленең жюри әгъзалары:


1. Гапсәләмов Айрат Салихҗан улы –“Нур Баян исемендәге”
җавапчылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе.
2. Зарипов Әсләм Әхсән улы – “Нур Баян исемендәге” җавапчылыгы
чикләнгән җәмгыять җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
3. Лилия Гыйлем – “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе
җитәкчесе.
4. Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы – Татарстан Республикасы Халык
укытучысы.
5. Кашапова Гөлүсә Васил кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
6. Галимуллина Фәния Хаҗип кызы – татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
7. Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы – татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
8. Нуруллин Рушат Фирдәвис улы – Актаныш сәнгать мәктәбе
укытучысы.
9. Нигъмәтуллина Фәйрүзә Вәсим кызы – Әнәк мәдәният йорты
җитәкчесе.

           
             

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев