Әдәби мәйдан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күңел моңнарына уралып...
Безнең Күҗәкә авылы күренекле шәхесләре белән дан тота. Язучы-шагыйрьләребез дә күп безнең. Күптән түгел Наилә Вәлиеваның «Күңел моңы» дигән китабы дөнья күрде. 23 май көнне мәдәният йортында әлеге китапны укучы хозурына тәкъдим иттек. Чарада бик күп дәрәҗәле исемнәргә ия булган Әлфия апа Ситдыйкова да катнашты. Яңа гына табадан төшкән Наиләбезнең китабының мөхәррире ул.
-
Коллегабыз Юлай Низаев Актанышта Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фестивален 1 урын алды
Коллегабыз Юлай Низаев Актанышта Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фестивален 1 урын алды. Ул бәйгегә махсус хәрби операция батырларына, ватанпәрвәрлек, туган тел темаларына багышланган әсәрләрен юллаган иде.
-
Алинә Хисамиева: «Актаныш балалары — милләтебезнең якты киләчәге»
Халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган республика күләмендәге «Яшьләр каләме» («Яшь каләмчеләр») иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне зур әдипләр, шагыйрьләр котлап, уңышлар теләде.
-
Гамил Афзал бүләге иясе Роберт Батулла тамашачыларны әсир итте
Гамил Афзал исемендәге премиягә лаек булган Роберт Батулла актанышлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үз чыгышында юмор белән сатираның табигате турында уйланулары белән уртаклашты. Тамашачыларны әсир итеп әкият сөйләде, курайда уйнап күрсәтте.
-
Актаныш районы гамәлгә куйган 15нче Гамил Афзал премиясенә Роберт Батулла лаек булды
Бүген Актанышта якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар уза. Шулар арасында иң әһәмиятлесе һәм әдәбият дөньясында зур игътибарга лаек вакыйга — юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды.
-
Безгә зур мирас калдыргансыз
Хөрмәтле Тукаебыз! Сезгә бу хатны Күҗәкә мәктәбендә белем алучы, иҗатыгызны яратучы укучыгыз яза.
-
Йокы, нигә син шундый татлы?
Балачакта кыш көне мине уяту — бөтенләй файдасыз эш иде. Әни мине иртән балалар бакчасына илткәндә, караватка яткан килеш үк киендерә иде. Колготки кидерә, ә мин һаман йоклыйм. Тик ул аны өскә таба тарта башлагач, ялгыш кына аяктан чеметеп алса гына күзләрем ачылып китә. Тәрәзәгә карыйм — әле караңгы, агач очлары ап-ак карга күмелгән… «Уф, тагын иртә…» — дип уйлыйм да янәдән йокыга чумам. Бүлмәдә салкын, хәтта колготкидан да туңасың, ә юрган астында рәхәт, җылы. Шулай да сине барыбер торгызалар. Һәм бу «җәза» кыш буе һәр иртәдә кабатлана.
-
Роберт Сәләхиевне искә алу чарасыннан безнең фотолар
Әгәр исән булса, 18 февральдә Татар Суыксуы авылында яшәп иҗат иткән хөрмәтле райондашыбыз Роберт Сәләхиевкә 75 яшь тулган булыр иде.
-
Актаныш язучысы Глүс Сабировны 90 еллыгы уңаеннан искә алдылар
«Актаныш таңнары» мөхәррияте каршында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче иҗат әһелләре каләмдәшләре Глүс Сабировны искә алдылар.
-
Актаныш районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә Фәнил Гыйлаҗев лаек булды
Бүген Актанышта зур әдәбият бәйрәме- Татарстан республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы, якташыбыз Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы булды.
-
Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде
Балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде.
-
Бүген Актанышта «Казан утлары» журналы редакциясе кунакта!
Бүген Актанышка әдәби десант төште. «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре- Рафис Корбан, Алмаз Хәмзин, Вакыйф Нуриев, Алинә Хәбибуллина районыбызның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөючеләр белән очраштылар.
-
Җәй рәхәте
Ялан тәпи йөгерә дөнья буйлап, Я атыла күккә тургай булып Яшел күзле шаян бер җәй кызы.
-
Җәй көнендә
Габдулла Тукай
-
Нур Баян иҗат фестивале нәтиҗәләре
Нур Баян иҗат фестивалендә Гран-прига ТР Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Нуриева Ләйлә Айзат кызы лаек булды. Җитәкчесе (укытучысы): Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.