Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актаныш- саннарда

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кичә ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Муниципаль инвестицион сәгать» проекты кысаларында чыгыш ясады

Бу Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында фикер алышу өчен ачык мәйданчык. Республика районнары башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, эре проектлар һәм бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйлиләр. Проектта инвесторлар актив катнаша, эшмәкәрләр дулкынландыргыч сораулар бирә һәм республикада инвестицион климат өчен җаваплы хакимият органнары вәкилләреннән оператив җаваплар ала ала

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм Актаныш сөт комбинаты җитәкчесе Дмитрий Кураш  кичә ТР Инвестицион үсеш агентлыгында "Муниципаль инвестицион сәгать" проектында катнашты.

Бу Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында фикер алышу өчен ачык мәйданчык. Республика районнары башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, эре проектлар һәм бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйлиләр. Проектта инвесторлар актив катнаша, эшмәкәрләр дулкынландыргыч сораулар бирә һәм республикада инвестицион климат өчен җаваплы хакимият органнары вәкилләреннән оператив җаваплар ала ала.

Ленар Рафакович барлык катнашучыларны районның төп икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.

Ул билгеләп үткәнчә, тулай территориаль продукт күләме, 2023 ел бәяләмәсе буенча, 19 млрд сумнан артык, ягъни узган елга карата 104,3% тәшкил иткән. Икътисад структурасында иң зур өлешне авыл хуҗалыгы алып тора-34,0% сәнәгать-27,5%, күпләп һәм ваклап сату-6,9%, транспортлау һәм саклау – 5,7%, төзелеш – 5,5%.

Агымдагы елның беренче сентябренә авыл хуҗалыгы оешмаларында, фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, районда 42 мең 679 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 10 мең 488 баш савым сыерлары.

Бүгенгә 58 мең тонна сөт һәм 22 мең тонна ит җитештерелгән.   Район көн саен 250 мең тонна сөт сата.

Һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе инвестицияләр җәлеп итеп, үз үсеше өстендә эшли. Районда эре инвесторлар юк, Советлар Союзы таркалганнан соң, без" колхозларыбызны " саклап калдык, аларны җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә әйләндердек. Уртача 1 млд. Авыл хуҗалыгы тармагына елына 200 млн. сум инвестиция кертелә.

Быел Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе ашлык киптерү комплексына реконтсрукция үткәргән, инвестицияләр 240 млн.сум тәшкил иткән.

"Актаныш" Агрофирмасы " ҖЧҖ сөтчелек комплексының 560 башка исәпләнгән икенче чиратын файдалануга тапшырган, шулай ук өченче һәм дүртенче чиратны төзүне дәвам итә – 57 млн. сум инвестицияләгән. Мелиорация программасы аша 278 га мәйданда сугару системасы оештырган-инвестицияләр 45 млн. сум тәшкил иткән.

«Әнәк» агрофирмасы ашлык саклау складын, 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән ферма файдалануга тапшырды, сенаж траншеялары төзеде. Барлыгы 45 млн. сум инвестицияләр.

- «Чишмә» хуҗалыгында 175 башка исәпләнгән сыер абзары һәм 300 башка исәпләнгән бозау абзары төзелде. Инвестицияләр-37 млн. сум.

«Нур Баян» хуҗалыгы 600 башка исәпләнгән саву комплексын реконтрукцияләгән-инвестицияләр 21 млн. сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантлар конкурсында «Агыйдел» кооперативы 10 млн.сум күләмендә грант откан һәм ит продукциясе җитештерү цехын эшләтеп җибәргән – инвестицияләрнең гомуми күләме 17 млн. сум тәшкил иткән.

2024 елның 8 аенда үзләре җитештергән төяп җибәрелгән продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 9 млрд.сум тәшкил иткән. 2024 елга План 10 млрд. 500 млн. сум күләмендә билгеләнгән. 2024 елның гыйнвар-август айларында районның эре һәм урта предприятиеләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 106,7% тәшкил итте. Моңа «Актаныш сөт комбинаты» ҖЧҖнең дөрес төзелгән финанс-икътисадый сәясәте ярдәм итте, ул 2024 елда җитештерелә торган продукция төрләрен яңадан карап чыкты, шуның белән предприятиенең табышлылыгын арттырды.

Актаныш сөт комбинаты районның шәһәр төзүче предприятиесе булып тора, ул Ваминның элеккеге мөлкәтен сатып алган һәм 4 млрд.сумнан артык күләмдә зур инвестиция проектын гамәлгә ашырган.  Әлеге проектны гамәлгә ашыру турында тулырак итеп киңәшмәдә катнашкан директор Дмитрий Бонифациевич сөйләде.

Актаныш агрегат заводы, әйләнешне киметмичә генә, үз эшчәнлеген актив алып бара, ул 2022 елдан Россия Федерациясенең оборона предприятиеләре исемлегенә кертелгән. Санкция аркасында килеп туган кыенлыкларга карамастан, предприятие үз икътисадый потенциалын саклап калуга гына түгел, ә керемне 1,5 млрд.сумга кадәр арттыра алды. Бу 2021 елда заводның милекчесе алмашыну нәтиҗәсендә булды. Хәзер агрегат заводы Ростарның бүлендек предприятиесе булып тора, ул соңгы өч елда предприятиегә 100 млн.сумнан артык акча керткән, яңа станоклар һәм җиһазлар сатып алган. Шулай ук агрегат заводы үз мәйданнарын киңәйтергә һәм тагын бер корпус төзергә планлаштыра.

2024 елга план районның икътисадына һәм социаль өлкәсенә җәлеп ителгән төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 1 млдр тәшкил итә. 859 млн.сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев