Актаныш- саннарда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кичә ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Муниципаль инвестицион сәгать» проекты кысаларында чыгыш ясады
Бу Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында фикер алышу өчен ачык мәйданчык. Республика районнары башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, эре проектлар һәм бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйлиләр. Проектта инвесторлар актив катнаша, эшмәкәрләр дулкынландыргыч сораулар бирә һәм республикада инвестицион климат өчен җаваплы хакимият органнары вәкилләреннән оператив җаваплар ала ала
-
Актаныш агрегат заводы быел 1 миллиард 500 миллион сумлык товар сатарга җыена
Актаныш агрегат заводы соңгы ике елда 45 төр номенклатураны үзләштергән районыбызның иң эре сәнәгать оешмасы. Заводның генераль директоры Артем Егоров предприятие КамАЗ автомобиленең «К-4-С» буынының кулланылыштан китүе белән бәйле кризисын уңышлы үтеп чыкты, ди.
-
Сабыйлар күбрәк туган
Илдә демографик хәл шактый кискен тора. Ә менә Актаныш районында бу вәзгыять нинди?
-
Азрак аерылышабыз икән
Актаныш районы ЗАГСы биргән никахлашу һәм аерылышу хакындагы мәгълүматларны язып чыгарга булдык.
-
Район үзәк хастаханәсендә «Земский доктор» программасы буенча 13 табиб эшли
Актаныш үзәк хастаханәсенең төп потенциалы кеше потенциалы - кадрлар. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 390 кеше эшли, шуларның 46 ы табиблар, 219 ы шәфкать туташлары.