Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«Актаныш таңнары»н 57 ел яздыручы Гыйльминур Ярмиева: Үз районыңның газетасын ничек алдырмыйсың инде!

Бу көннәрдә районыбызның почта бүлекчәләрендә гадәттәгедән ыгы-зыгылырак тормыш кайный. Чөнки 2024 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру компаниясе башланып китте. Шул исәптән «Актаныш таңнары» газетасына да. Актаныш авылында яшәүче Гыйльминур апа Ярмиева, район газетасыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, ди.

Гыйльминур апа Ярмиева кебек "Актаныш таңнары" газетасына тугрылыклы абунәчеләребез безнең өчен бик кадерле. 57 ел дәвамында Ярмиевләрнең почта тартмасына район газетасы өзлексез килеп тора.

Тормыш иптәше Илдус абый белән 50 ел бергә яшәү дәверендә беренче битеннән алып ахыргы битенә кадәр бер хәрефен дә калдырмый укыйлар.  Бабае мәрхүм булганга 7 ел узган, аның вафатыннан соң да газета-журналлар алдырудан туктамаган Гыйльминур апа.  Элеккечә "Безнең гәҗит", "Акчарлак", "Татарстан яшьләре" бик яратып укый.

-  Үз районыңның газетасын ничек алдырмыйсың инде? "Актаныш таңнары"на язылмый калган чагыбыз булмады. Һәрвакыт яратып укыйбыз. Газетада элек-электән безгә бик кирәкле мәгълүматлар чыга иде. Елдан-ел эчтәлеге яхшы якка үзгәрә. Ил-көн хәбәрләре, Актаныш яңалыклары белән танышабыз,- ди Гыйльминур Мосабир кызы газета турында фикерләрен сорагач.

Балаларын да вакытлы матбугат укырга өнди язмам герое. Кайбер газеталарны киленнәре белән килешеп яздыралар, укыгач, бер-берсе белән алмашалар. Гыйбрәтле язмышларны, вакыйгалар турындагы язмаларны оныкларына да укыта. Бигрәк тә элеккеге чорлар- Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы еллар хакындагыларын. "Бүгенге оҗмах кебек тормышның кадерен белү кирәк. Ә элек халык бик интекте, ачлы-туклы яшәде. Газеталар тәрбия ролен дә үти", дип искәртте тәҗрибәле райондашыбыз. 

- Хәзер көннәр җылыта, карлар эрегәч, бар пычрак өскә чыга. Районда чистарту айлыклары игълан ителде. Халык зиратлар чистартырга бара башлый. Менә шушы теманы ачып үтемле итеп зиратларны, каберләрне чистарту әдәпләре турында язсагыз иде. Зиратка барып кабер өстенә чәчәк утырталар, әмма чардуганның тирә-ягында үскән чүп үләннәрен утарга оныталар. Имеш аныкы, түгел. Тирә-якта тигәнәк үсеп утыра. Бу мәсьәләгә игътибарлы булыйк әле, бәлки газетада язгач, халык та аңлар, -дип киңәшләрен җиткерде тормыш күргән ак яулыклы апабыз.

 

Гыйльминур апа вакытында районның җәмәгать туклануы системасында, кинотеатрда эшли. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. "Күпләп мал-туар асрадык, улларыбызны эш белән тәрбияләдек", ди апабыз. Үзе дә бер дә тик тормый ул, һәрвакыт хәрәкәттә, бакча эшләрен бик ярата. Өйләре дә чәчкә-гөлләргә күмелгән. 

Газетаның бәясен кыйммәтсенмисезме, кайбер абунәчеләребез яздыру бәясеннән канәгать түгелләр бит?

-  Акча экономиялим, дип 865 сум аның белән кая гына барасың? Әгәр дә газетага языласың икән, күпме мәгълүмат аласың, күпме район яңалыгын беләсең, мин бу сумманы бик күп акча димәс идем,- ди абунәчебез Гыйльминур Ярмиева.

Бу фикерләр белән килешмәү мөмкин түгел. 2024 нче елның икенче яртыеллыган язылу бәясе 865 сум. 8 апрельдән 18 апрельгә кадәр игълан ителгән ташламалы язылу вакытында 803 сумга да язылырга мөмкин.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев