Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Мәктәп коллективлары Актаныш районының туристлык маршрутын төзи

Башкарма комитетның архив бүлеге район мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр белән яңа проект- «Актаныш районының туристлык маршруты»н төзүне башлап җибәрде.

      Агымдагы елның гыйнвар аенда "Актаныш районының туристлык маршруты" конкурсына старт бирелгән иде. Инде бүген архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова  бәйгедә катнашучылардан иҗади эшләр кабул итә. Конкурсның максаты- район архивын яңа материаллар белән баету. Актаныш районы турындагы барлык документлар 1922 елдан башлап архивка тупланып, җыелып барган. Әмма барлык авыллар турында да мәгълүмат тулысынча түгел әле. 

-Тарих белән кызыксынучылар шактый. Бигрәк тә мәктәп укучылары, студентлар архивка еш килә. Киләчәктә туган якны өйрәнүчеләргә, тарих белән кызыксынучыларга мәктәпләр туплаган  шушы документларны иң беренче булып күрсәтергә уйлыйбыз",- ди Айгөл Рәдис кызы.

Проект эше белән бергә мәктәп коллективлары туристлык карталары да ясыйлар. Җәй көне архив хезмәткәрләре һәр эшне җентекләп караячак, эчтәлеге белән танышачак. Ә яңа уку елы башлангач, проект эшләрен яклау оештырылачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев