Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Прокуратура тарафыннан 13 дәүләт һәм 47 муниципаль хезмәткәрнең керемнәре турындагы белешмәләрендә хокук бозулар ачыкланган

Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруга аналитик күзәтү ясады.

                  Коррупция икътисад һәм иҗтимагый әхлакның, хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышын чагылдыручы тискәре социаль күренеш булып кала. Бу күренешне профилактикалау ике төп юнәлеш буенча коррупциячел хокук бозулар кылу мөмкинлеген тудыручы шартларны булдырмау һәм гражданнарда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен дәүләт һәм муниципаль идарәдә комплекслы чаралар куллануны таләп итә.

             Бу юнәлештәге эш Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Президент Идарәсе тарафыннан координацияләнә.  Агымдагы елда идарә тарафыннан 10 тематик семинар үткәрелде, 3 аналитик күзәтү әзерләнде, 3 программа буенча дәүләт һәм муниципаль югары идарә мәктәбе базасында квалификация күтәрү курслары гамәлгә ашырылды.
            Коррупциягә каршы торуның мөһим шарты-икътисадны үстерү һәм гражданнарны уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында 2022 елда республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 44 илкүләм проект һәм республика программалары нигезендә гамәлгә ашыру, аларны финанслауга республика бюджетыннан 46 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелүе турында әйтеп үтте. Бюджет акчаларын үзләштерү, аларны сарыф итүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм финанс дисциплинасын үтәү дәүләт контроле чаралары белән бергә алып барыла. Әйтик, 2022 елның 9 аенда контроль-күзәтчелек органнары илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда 590 хокук бозу очрагын ачыклаган, китерелгән зыян күләме 41 млн сум тәшкил иткән.

           Коррупция юнәлешендәге хокук бозулар һәм җинаятьләр саны да югары булып кала бирә. Әйтик, 2022 елның 9 аенда хокук саклау органнары тарафыннан 1 047 шундый җинаять ачыкланган (2021 елда – 1 211, 2020 елда – 1 098), аларның яртысыннан артыгы – ришвәтчелек (545 факт), шул исәптән 185 ришвәт алу очрагы. Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 55 млн сум тәшкил иткән. Эчке эшләр органнары мәгълүматларына караганда, коррупция куркынычы бюджет акчаларын биргәндә һәм бүлгәндә, дәүләт (муниципаль) хакимияте органнары һәм учреждениеләре вәкилләре тарафыннан дәүләт мөлкәтеннән файдаланганда киң таралган. 


           Күрсәтелгән коррупция куркынычы шулай ук коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эше барышында да ачыклана. Агымдагы елда мондый комиссион тикшерүләр Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелде.


         Тикшерү барышында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның субсидияләр һәм грантлар сыйфатында бирелгән бюджет акчаларын, Министрлыкка буйсынган оешмалар һәм учреждениеләр эшчәнлегендә җитешсезлекләр, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр белән эш иткәндә закон бозу очраклары ачыкланды. 

          Шулай ук 2021 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы бюджет һәм казна учреждениеләрендә үткәрелгән мониторинг барышында 10 җитәкченең мәнфәгатьләр конфликтын барлыкка китерүче шәхси кызыксыну билгеләре ачыкланды. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча озак вакытлы чаралар күрелмәү соңгы 4 елда алынмаган табыш рәвешендә бюджет югалтуларына китерде. Агымдагы елда ведомство карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге белән бәйле мәнфәгатьләр конфликты ситуацияләре шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да ачыкланды. 
            Коррупциянең иҗтимагый әхлак торышына бик тискәре йогынты ясаучы социаль күренеш булуын истән чыгармаска кирәк. Коррупцияне нәтиҗәле киметү өчен гражданнарның аңын һәм дөньяви карашын үзгәртергә кирәк, шуңа күрә коррупциягә каршы пропаганда һәм гражданнарның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, шул исәптән гражданнарга аларның хокукларын гамәлгә ашыруның законлы ысулларын аңлату коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауның нәтиҗәле ысулы булып тора. Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар саны кимү коррупцион юнәлештәге хокук бозулар санының артуына китерергә мөмкин. 
Шуңа күрә профилактика юнәлешендә иҗтимагый оешмалар белән үткәрелә торган агарту чараларын уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин. Хезмәттә үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре һәм коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссияләре эшчәнлеге кысаларында иҗтимагый оешма вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Күрсәтелгән комиссияләрдә муниципаль органнарда 102 һәм дәүләт органнарында 31 вәкил  катнаша. 2022 елның 9 аенда әлеге комиссияләрнең 500 дән артык утырышы уздырылды, алар барышында төрле  өлкәләрдә коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре каралды.
Шулай ук, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм фәнни-гамәли семинарлар үткәрү үзара хезмәттәшлекнең актуаль формалары булып тора. 


             Уңай яктан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында, Яр Чаллы шәһәрендә, Баулы, Зәй һәм Мамадыш муниципаль районнарында алып барылган эшне билгеләп үтәргә мөмкин.
            Җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы чаралар ТР Мәдәният министрлыгында, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Биектау һәм Тәтеш муниципаль районнарында үткәрелмәде.
              Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тәэмин итүнең төп чараларының берсе-коррупциягә каршы  пропаганда оештыру. Массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый институтлар һәм гражданнар арасында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне оештыруда аерым роль уйный, җәмгыятькә коррупциянең яшерен механизмнарын ачу мөмкинлеген бирә.

            Хисап чорында мөстәкыйль рәвештә яки дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән коррупциягә каршы юнәлештәге эшләнгән программалар, фильмнар, матбугат һәм челтәр басмалары санының 9 ай эчендә 25% ка кимүе күзәтелә – 2481 материал. 2021 елда 3287 булган.
 
           Бу юнәлештә эшне оештырганда шуны истә тотарга кирәк: 2021-2024 елларга коррупциягә каршы милли планда,  гражданнарның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль оешмалар эшчәнлегенә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыруда катнашуларын киңәйтү максатларында, гамәлдәге һәм яңа интернет-ресурслар булдыру мәсьәләсен карау йөкләмәсе бар. Ләкин шуңа да  карамастан, хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге материаллар урнаштыру буенча интернет-ресурсларның, шул исәптән социаль челтәрләрнең роле сизелерлек кимегән. 2021 нче елның 9 аенда 2 513 материал урнаштырылган булса, 2022 нче елның 9 аенда 1564 кенә булган. 

          Коррупцияне профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затларга коррупциягә каршы юнәлештәге Материалларны рәсми сайтларда, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырырга киңәш ителә. 
         Коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүматны киң яктырту ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында, Дәүләт алкоголь инспекциясендә, Яңа Чишмә, Әлмәт, Мөслим, Чистай, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнарында яхшы оештырылган.
            Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренең коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлары 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 754 дән 498 гә (-34%) кадәр сизелерлек кимегән, шул ук вакытта кайбер министрлыкларда (ведомстволарда) һәм муниципаль районнарда 2022 елның 9 аенда мондый чыгышлар бөтенләй булмаган.
                Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль районнарның матбугат хезмәтләренә,  коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалауга җаваплы кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә, район башлыкларның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре белән берлектә вазыйфаи затларга, шул исәптән җитәкчеләр составына, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауга әзерләргә киңәш ителә (агарту чараларын үткәрү, ведомство карамагындагы оешмаларның эшчәнлеген контрольдә тотуны гамәлгә ашыру, күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү, бюджет акчаларын сарыф иткәндә ачыклыкны тәэмин итү һ.б.).
          Коррупциягә каршы республика программасы нигезендә Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында  “Коррупция: журналист карашы" дигән махсус конкурс үткәрелә. 
Агымдагы елда конкурста катнашырга теләк белдереп 33 гариза һәм 184 эш керде. Моннан тыш, конкурс турында нигезләмә «Район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең муниципаль районнарның (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенә иҗади якын килү" дигән яңа номинация белән тулыландырылды. Әлеге номинациядә «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалы веб-мөхәррире Газизова Ләйсән Глусовна катнашты һәм коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чараларны мәгълүмати яктыртуда актив катнашканы өчен җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

           Коррупциягә каршы торуның бер принцибы- дәүләт һәм муниципаль  эшчәнлекнең ачыклыгы. Хезмәткәрләрнең һәм башка вазыйфаи затларның үзләренең керемнәре, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында мәгълүмат бирү бурычы (алга таба – керемнәр турында мәгълүмат) әлеге принципның үтәлешен тәэмин итә һәм коррупциягә каршы чикләүләр һәм тыюларның үтәлешен тикшереп торырга мөмкинлек бирә. 2022 елда керемнәр турында мәгълүмат 3159 дәүләт һәм 5 822 муниципаль хезмәткәр тарафыннан бирелгән. Керемнәр турындагы мәгълүматларның шактый өлеше анализланган, әмма кайбер министрлыклар һәм районнарда  күрсәтелгән анализ 2022 елның 1 октябренә тулы күләмдә үткәрелмәгән.

             2022 елда бирелгән керемнәр турында мәгълүматларны анализлау ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында,  Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә, Кайбыч, Азнакай, Саба, Актаныш, Сарман, Әлки, Чирмешән, Югары Ослан Биектау районнарында  тәмамланмаган. 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре барлык вазыйфаи затларның керемнәре турында мәгълүматларга анализ үткәрү турындагы хисап бирсә дә, прокуратура органнары тарафыннан 13 дәүләт һәм 47 муниципаль хезмәткәрнең керемнәре турында белешмәләрне тутырганда хокук бозулар ачыкланган. Шуңа күрә кадрлар бүлеге хезмәтләренә керемнәр турындагы мәгълүматларга комплекслы анализ ясарга һәм коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозган очракта, тиешле тикшерү үткәрүне мөстәкыйль рәвештә башларга кирәк.

            «Коррупциягә каршы тору турында»гы 273 номерлы федераль закон нигезендә, вазифаи затларга вазыйфаларын башкарганда, мәнфәгатьләр каршылыгына китерә ала торган шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында хәбәр итү,  һәм мондый конфликтны булдырмау яки җайга салу буенча чаралар күрү бурычы куелды.


         Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау анкеталардагы туганнары турындагы мәгълүмат, Федераль салым хезмәтенең мәгълүмат ресурсларында булган белешмәләрне анализлау юлы белән гамәлгә ашырыла.
Санап үтелгән мәгълүмат ресурслары хезмәткәрләрнең, аларның якын туганнарының коммерцияле оешма идарәсе органы эшчәнлегендә түләүле нигездә катнашу, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны анализларга мөмкинлек бирә.
 
             2022 елның 9 аенда вазифаи затлар тарафыннан тыюларны, чикләүләрне һәм таләпләрне үтәү турында анализланган белешмәләр санының артуы күзәтелде (дәүләт хезмәтендә  10% ка, ММИ да 44% ка). 

            Кайбер дәүләт хакимияте органнарында һәм муниципаль районнарда хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәүләре турындагы мәгълүмат анализы бөтенләй үткәрелмәгән.
           Билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәүне, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу таләпләрен үтәү буенча үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бер дәүләт, дүрт муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тартылган.
          Хезмәттә үз – үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр (алга таба-комиссия) республиканың барлык дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупцияне кисәтү һәм хезмәткәрләр тарафыннан чикләүләр һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу таләпләрен үтәүне тәэмин итү максатларында оештырылган. Хәзерге вакытта республикада 87 комиссия эшли, шул исәптән дәүләт органнарында – 42, муниципаль органнарда – 45. 2022 елның өч кварталында комиссияләрнең 305 утырышы үткәрелде (ОГВ – 49, ОМС – 256), аларда дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче хезмәткәрләргә һәм затларга карата 768 материал каралды (ОГВ – 125, ОМС – 643). 
Комиссияләр тарафыннан коррупциягә каршы законнарны  бозу буенча  240 материал каралды (2021 ел – 254), аларның күбесе керемнәр турында мәгълүмат бирү белән бәйле (232). Комиссияләрдә кабул ителгән карарлар буенча 182 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды  (2021 нче елның 9 аенда 218 булган) Шуларның керемнәр турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен 174 зат  (дәүләт хезмәтендә – 21, муниципаль хезмәттә - 153); хезмәт тәртибе таләпләрен бозган өчен – 6 зат (дәүләт хезмәтендә – 1, муниципаль хезмәттә – 5); мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләрне бозган өчен – 2 муниципаль хезмәткәр.


         Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә, шулай ук Баулы, Югары Ослан районнарында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозган затларны дисциплинар җаваплылыкка тартуга принципиаль якын килү билгеләп үтелде, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче һәм Ютазы муниципаль районнарында барлык хокук бозуларга юл куйган затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.


        Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә киресенчә (14 хокук бозу очрагы ачыкланган, 1 хезмәткәр җаваплылыкка тартылган), Сарман муниципаль районында (8 хокук бозу очрагы ачыкланган, вазифаи затлар җаваплылыкка тартылмаган) бу ачыкланган хокук бозуларның әһәмиятсезлеге белән аңлатыла. 

          Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору эшендә булган җитешсезлекләрне, шулай ук системалы характердагы хокук бозуларны исәпкә алып, түбәндәгеләр бурычлар куелды:


- агымдагы ел ахырына кадәр, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик тәкъдимнәрне исәпкә алып, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында барлык мәгълүматларга анализ ясап бетерергә;   
- ведомство карамагындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау, шул исәптән агарту чараларын уздыру, әлеге учреждениеләр җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтү юлы белән дә таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан, чикләүләрне һәм таләпләрне, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу белән бәйле контрольнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча өстәмә чаралар күрергә;
- иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре белән берлектә агитация чаралары, массакулаәм мәгълумат чараларында чыгышлар үткәрү, басма материаллар, белешмәлекләр  һәм башка материаллар эшләү юлы белән коррупциягә каршы белем бирү эшен оештырырга. 

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев