Алма- Бирмә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар фатирларын арендага бирә аламы?
«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон (25.12.2008, №273-ФЗ) Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларга эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне турыдан-туры тыя. Бу арендага бирү бизнесын шәхси алып баруга да, ышанычлы затлар аша эшләүгә дә кагыла.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы ничек көрәшәләр?
Актаныш район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы ничек көрәшәләр? Мораль һәм этик кыйммәтләр ничек саклана? Мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау максатыннан нинди эчке контроль механизмнар эшли? Һәм башка сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев җавап бирде.
-
Актаныш районында муниципаль хезмәткәрләр буенча декларация компаниясе нәтиҗәләре
2024 елда уздырылган декларация компаниясе нәтиҗәләре белән безне Актаныш муниципаль район Советының кадрлар белән эшләү секторы мөдире Дания Касыймова таныштырды.
-
Совершенствование системы предоставления госуслуг через МФЦ как инструмент борьбы с коррупцией
Расширенное интервью с заместителем по экономике руководителя исполкома Актанышского района Лианой Сираевой.
-
Җитәкчене коррупция өчен ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар
Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Контроль-хисап палатасы- дәүләт сатып алулары системасында коррупция хәвефләрен кисәтүче мөһим корал
Актаныш муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Мәрьям Яинова Актаныш районындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында 2024 елга нәтиҗә ясады, тикшерү чаралары йомгаклары буенча күрсәтмәләр үтәлеше мониторингы, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау чаралары комплексын гамәлгә ашыру, ачыкланган җитешсезлекләрне вакытында һәм тулысынча бетерүне тәэмин итү буенча эшләнгән эшләр белән таныштырды.
-
Бер җитәкчене ришвәт өчен бүген 8 елга утырттылар
Казандагы дары заводындагы цех начальнигы ришвәт өчен закон алдында җавап бирә.Сигез ел ирегеннән мәхрүм ителүдән тыш, суд аңа 5,5 миллион сум штраф билгеләде.
-
Актаныш районында ришвәткә каршы көрәш 2024 елда ничек алып барылган?
2024 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев белән әңгәмә кордык.
-
Актаныш районының коррупциягә каршы комиссиясе утырышы узды
Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2024 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды.
-
Коррупцияне кисәтү- төп бурыч
Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
-
Президент коррупциягә каршы көрәш эше турында: Бюджет акчаларын урлау омтылышларын булдырмауга аерым игътибар бирергә кирәк
Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
-
Ришвәт алып хөкем каршына баскан җитәкче махсус хәрби операциягә киткән
Суд Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенең элеккеге урынбасары Андрей Подоваловка каршы җинаять эше буенча эшне туктатты.
-
Икенче тапкырында эләккән: Әлмәт шәһәренең бер җитәкчесен Санкт-Петербургта тоткарлаганнар
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең элеккеге башлыгы урынбасары Илнар Хөсниевне Санкт-Петербургта тоткарлаганнар.
-
Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында
Бүген Актаныш районы хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте. Актаныш муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының беренче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән Нурия Сәлахова чыгыш ясады. Нурия Сәлахова Актаныш районында җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү эшенең торышы һәм 2024 елда коррупция юнәлешендәге хокук бозулар турында сөйләде. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге, 2024 елда ачыкланган коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозулар буенча Актаныш районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Сергей Назаров хисап тотты. Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев 2025 елга коррупциягә каршы көрәш эшләрен координацияләү комиссиясенең эш планы проектын тәкъдим итте. Киңәшмә эшен йомгаклап Ленар Зарипов алга таба еллык эш планына өстәмәләр кертү мөмкинлеген әйтте.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш инструментлары
Коррупция — җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә кагыла торган катлаулы социаль күренеш. Ул шәхси файда алу максатында хакимияттән явызларча файдалану рәвешендә чагыла, бу дәүләт институтларына һәм демократик процессларга ышанычны какшата. Коррупция төрле формада булырга мөмкин: ришвәтчелектән һәм мошенниклыктан алып югары дәрәҗәдә акча юуга һәм коррупция килешүләренә кадәр.