Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

20 ел бергә яшәгән парларга - 20 мең сум: Дума өчен яңа закон проекты

ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары гаилә парлары өчен закон әзерли башлаган. Әлеге закон буенча, 20 ел бергә яшәгән өчен ир белән хатын 20 мең акча алачак. Бу хакта ЛДПР фракциясе урынбасары Ярослав Ниловка сылтама белән ura.news сайты яза.

 

 

 

«Әгәр кешеләр 20 елдан күбрәк бергә яши икән, иренә дә, хатынына да, район коэффициентларын исәпләми генә, 20шәр мең акча бирик. Һәм һәр биш ел саен шулай булсын. Моннан тыш, төбәкләр өстәмә ярдәм чаралары билгеләү хокукына ия булачак», – диде Ярослав Нилов.

Депутат сүзләренчә, Россиядә гаилә институтына ярдәм итәргә кирәк. Нилов бу закон проектын 8 июльдә уздырыла торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан карарга тәкъдим итә.

Депутатлар әлеге закон проектын ЛДПР фракциясенең вафат булган лидеры Владимир Жириновскийга багышлаган. Нилов белдергәнчә, Жириновский беренче никахында берничә дистә ел яшәгән.

Чыганак- Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев