2 май 2023 яңалыклары
-
«Актаныш таңнары» газетасына язылган абунәчеләр арасында чебиләр уйнатабыз!
Шартлары бик гади. Иң беренче чиратта, “Актаныш таңнары” газетасына 12 июньгә кадәр язылырга, аннан соң квитанцияләрегезне “Актаныш-информ» бинасының беренче бүлмәсенә китерергә кирәк. Бүләкләр уйнатуда “Россия почтасы” аша язылган абунәчеләр генә катнаша ала.
-
Надежда Бабкина «Агыйдел» биючеләренә: Техникагыз- гаҗәеп, костюмнарыгыз «тәмле», чыгышыгыз- профессиональ! (фото һәм видео)
29 апрель көнне «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле НТВ каналы оештырган россиякүләм иң халыкчан «Страна талантов» проектында чыгыш ясады. «Ай, былбылым» хореографик композициясе белән танылган Россия йолдызларын да таң калдырды.
-
Танылган Россия модельеры Валентин Юдашкин вафат, күптән түгел Вячеслав Зайцевны соңгы юлга озатканнар иде
Быел 60 яше туларга тиешле танылган Россия модельеры Валентин Юдашкин вафат. Моннан берничә ел элек Валентин Юдашкинның бөерләрендә рак табалар. Авыру бик тиз үсеш ала, соңрак башында метастаза башлануы ачыклана. Валентин берничә химиятерапия курсы ала, катлаулы операцияләр кичерә. Март аенда модельерның хәле тагы да начарая. Бүген аның хатыны үлемен хәбәр иткән.
-
Терракт куркынычы янаса, тизрәк шушы телефоннарга шалтыратыгыз
Әгәр терракт куркынычы яки гадәттән тыш хәлгә әзерлек барганын сизсәгез, кичекмәстән экстрен ярдәм хезмәтләренә шалтыратыгыз.
-
20 ел бергә яшәгән парларга - 20 мең сум: Дума өчен яңа закон проекты
ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары гаилә парлары өчен закон әзерли башлаган. Әлеге закон буенча, 20 ел бергә яшәгән өчен ир белән хатын 20 мең акча алачак. Бу хакта ЛДПР фракциясе урынбасары Ярослав Ниловка сылтама белән ura.news сайты яза.
-
Бик тиз һәм җайлы әзерләнә торган бламанже
Бу искиткеч тәмле, матур десерт — бланманже бик тиз һәм җиңел әзерләнә.
-
Урманчыларыбыз яңа автомобильле булды
Бүген Татарстана Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урманчылык министрлыгына урман патруле машиналары тапшырды.
-
ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ: Иске Богады җирлегендә экстремизмга каршы эшчәнлек
Иске Богады авыл җирлеге районыбызның иң олы җирлекләренең берсе, Иске һәм Югары Богады, Яңа Җияш, Солтангол һәм Каенлык авылларын берләштерә. Биш авылда 437 хуҗалык булып шуның 356-ысында кеше яши. 19 гаилә җәйге чорда кайтып бикле хуҗалыкларны ачып керә. Авылда 877 кеше исәпләнә. Милли составның зур күпчелеген татарлар били. 99 процент татар, 1 процентын рус, молдаван, үзбәк халкы тәшкил итә.
-
Уңайлы һәм җайлы: «Актаныш таңнары»на телефонның фотофункциясенә басып язылырга була
2023 нче елның яртыеллыгына «Актаныш таңнары» газетасына язылу дәвам итә. Районыбыз яңалыкларын хуш исле типография кәгазенә басылган газетадан укып танышыйм дисәгез, авыл җирлекләрендәге почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Шулай ук бездә альтернатив язылу гамәлдә.