Бүген, 22 апрельдә Владимир Ульянов-Ленинның тууына 153 ел
Нәкъ менә беренче илкүләм шимбә өмәләре Ленин исеме белән бәйле. 1920 елда беренче Россиякүләм шимбә өмәсендә 450 мең кеше катнаша. Мәскәүдәге өмәләрдә яңа Советлар иле юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленин үзеннән зур өлеш кертә. Ильичның бүрәнә күтәреп барган сурәте «субботник»ларның символына әверелә. Әмма аңа кадәр 1919 елда ук беренче эш вакытыннан соңгы өмә оештырыла. Мәскәү-Казан тимер юлында йөрүче өч паровозны эшчеләр үз теләкләре белән эштән соң, шимбә көнне төзекләндерәләр. Моның өчен алар хезмәт хакы да сорамыйлар. Шулай итеп яңа гыйбарә- «субботник» атамасы барлыкка килә.
Ә хәзер Ленин бабайның кем булуын барлап алыйк.
Кем соң ул Ленин? Бу сорауга чит ил кешесе, мөгаен: «Ленин Бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы булган», – дияр.
Русия һәм СССРдан аерылган илләрдә яшәүче өлкәннәр белә: «Ленин – 1917нче елгы Октябрь революциясен оештыручы һәм беренче социалистик дәүләт җитәкчесе». Ә бүгенге яшьләргә бу сорауны бирсәк, алар җавап таба алыр микән? Әйтүе кыен. Мин үзем пионерлар сафына кереп, кызыл галстук тагуым белән чиксез горурланып, кызганычка каршы, комсомолга керә алмый калган буын. 90 нчы елларда пионерия да, комсомол да бетте. Бездән соң укыганнар бу бәхетләргә ирешә алмый калды. 21 гасырда туганнар исә Ленин бабайның кем икәнен дә белми...
ХХ гасырныӊ тулаем агышы планетада аныӊ исеме һәм идеологиясе белән бәйләнгән. Җир шары халкыныӊ яртысыннан артыгы нәкъ шул күзаллауны, «хыяллануны» тормышка ашыру өчен көрәш алып барды һәм әле дә Кытай кебек кайбер илләрнеӊ төп идеологиясе булып торалар. Русиядә «Левада-Центр» тикшеренүләр үзәге үткәргән сорашулардан күренгәнчә, бүген Русия халкыныӊ 51 проценты В.И.Ленинныӊ дәүләт һәм сәяси эшчәнлеген уӊай бәялиләр, бары 26 проценты гына үзенеӊ тискәре фикерен белдерә. Ничек кенә булмасын, СССР һәм социализм чоры - безнеӊ тарихыбыз, бик күпләрнеӊ хәтере һәм үткәне. Ә үткәннәрне үзгәртеп булмый, аны бары саклап, искә алып һәм сагынып кына була…
Владимир Ильич Ульянов – Ленин бабай – 1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән. Чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес. Кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган килеш миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!” дигән лозунгны безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев