22 апрель 2023 яңалыклары
-
«Без бергә!» хәйрия концертыннан безнең фоторепортаж
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Без бергә» хәйрия концерты булды. Концертта районыбызның талантлы сәнгатькәрләре катнашты.
-
Бүген Такталачык халкы бердәм төстә өмәгә чыкты
Чисталык икеайлыгы кысаларында Такталачык авылы жирлегендэ өмәләр дәвам итә.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 11 мәктәп һәм 47 ФАП төзеләчәк
Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы (икесе дә Казанда) төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Актанышлылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды
Бүген, 22 апрель Бөтенроссия шимбә өмәсе. Язгы чистарту, яшелләндерү өмәсенә райондашларыбыз да күтәренке күңел белән кушылды.
-
Актанышта яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үткәреләчәк референдумда катнашты
Актаныш районында 50 гә якын Үзбәкстан гражданы яши.
-
Бүген, 22 апрельдә Владимир Ульянов-Ленинның тууына 153 ел
Нәкъ менә беренче илкүләм шимбә өмәләре Ленин исеме белән бәйле. 1920 елда беренче Россиякүләм шимбә өмәсендә 450 мең кеше катнаша. Мәскәүдәге өмәләрдә яңа Советлар иле юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленин үзеннән зур өлеш кертә. Ильичның бүрәнә күтәреп барган сурәте «субботник»ларның символына әверелә. Әмма аңа кадәр 1919 елда ук беренче эш вакытыннан соңгы өмә оештырыла. Мәскәү-Казан тимер юлында йөрүче өч паровозны эшчеләр үз теләкләре белән эштән соң, шимбә көнне төзекләндерәләр. Моның өчен алар хезмәт хакы да сорамыйлар. Шулай итеп яңа гыйбарә- «субботник» атамасы барлыкка килә.
-
Тавыкка сода кирәк
Бройлерлар һәм йомырка салучы тавыклар азыгына бераз гына чәй содасы өстәү бик әйбәт: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, тизрәк үсү һәм йомырканы күбрәк салуга ярдәм итә ул.
-
Актанышлыларны май аенда ике кыска эш атнасы көтә
Россия Хезмәт министрлыгы май аенда ике кыска эш атнасы турында искәртте 29 апрельдән 1 майга кадәр Россиядә яшәүчеләрне озын яллар көтә.
-
Унынчы сыйныф егетләре Казанның югары хәрби команда танк училищесенда өйрәнүләрдә булдылар (фото һәм видео)
Районыбыз мәктәпләренең 10 нчы сыйныф егетләре Казанның югары хәрби команда танк училищесе полигонында ату күнегүләрен ныгыттылар.