Актаныш

Актаныш районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Татар милли конгрессы Филипп Киркоровка һәйкәл куярга тәкъдим итә

Мәскәүдә урнашкан һәм күптән түгел Казанда филиалын ачкан Татар милли конгрессы Россия эстрадасы короле, җырчы Филипп Киркоровка һәйкәл кую турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

 Бу хакта «Челнинские известия» газетасына Татар милли конгрессы Президенты Рөстәм Ямалиев хәбәр иткән.


 

Реклама
https://

-Без Филипп Киркоровка һәйкәл куярга телибез. Бездә бу эшкә алынырга теләгән архитектор бар. Әмма Мәскәүдә һәйкәл кую процессын оештыру авыр, шуңа күрә без аны Красногорскта (Мәскәү янында) куярга телибез. Без хәзер Татар милли конгрессыннан, аның составына кергән биш иҗтимагый оешмадан Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка үтенеч әзерләячәкбез. Филипп һәйкәлгә лаек, чөнки ул Россия эстрадасының дәрәҗәсен күтәрә. Яшь башкаручыларга кемгә тиңләшергә һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрсәтә торган шәхес ул,- ди Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://