Мин аңа шах куям, ә ул мат белән җавап бирә: Район хуҗалыкларына табигать шартларына яраклашырга туры киләчәк
7, 8, 9 май көннәрендә Актаныш районы территориясендә төнлә белән -6 градустан -11 градуска кадәр салкыннар күзәтелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларына май ае өчен аномаль салкыннарның искиткеч зур зыян салуын билгеләп узды.
Гомумән, Актаныш районы рисклы җир эшләре булган зонага керә икән. Моннан 15 еллар элек хәзерге «Алга» хуҗалыгы кырларында козлятник дигән терлек азыгы культурасын кырау суккан булган. Аннан соң авыл хуҗалыгы тарихында үсемлекләргә зур күләмдә салкын тиюләр күзәтелмәгән. Быелгы үзенчәлекле һава торышы да "Алга" басуларын аямый. Хуҗалыкның 500 гектардан артык чәчүлек җирләрен яңадан эшкәртергә, бодай, арпа, люцернаны киредән туфракка иңдерергә кирәк. Шулай итеп Сөн елгасы ярларында утырган Чуракай, Чишмә, Меңнәр, Тыңламас авылларында көчле салкыннар аеруча нык була.
-Беренче көнне салкын аеруча нык булды. Ике сәгать кенә дәвам итсә дә чиләктә төнгә калган сулар 4-5 сантиметр калынлыкта туңган иде.Туң ике сәгатьтә эреп бетсә дә үсемлекләргә зыян салды. Икенче көнне минус температура озаграк торды, өченче көнне дә күзәтелде. Кичәге мониторинг буенча Актаныш районы хуҗалыкларында 8 мең гектар мәйданда, бүген 10 мең гектардан артыграк җиргә зыян салынуы ачыкланды, -ди Нәфис Әзһәм улы.
- Кайсы культуралар аеруча нык зыян күрде?
- Кырау көзге культураларны да, язгы уҗымнарны да сайлап тормаган, барысын да еккан. Бер көнлек салкыннарда имгәнүләр була иде, борчак, люцерна бик тиз салкынга бирешә. Табигать казасында люцерна мәйданнары бик күп зыян күрде. Арпа, бодай тишелеп чыккач кына өшеде. Бу хуҗалыкларга өстәмә чыгым дигән сүз. Басуларны киредән чәчәргә кирәк.
-Салкын тимәгән бер генә хуҗалык та юкмыни?
- Кызганыч, райондагы барлык басуларга да салкын тигән. Бүген "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" белгечләре район хуҗалыкларында эшлиләр, мониторинг алып баралар. Хуҗалык җитәкчеләренә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәләр, киңәш бирәләр.
- Хәзерге вакытта без "Алга" хуҗалыгы басуында. Иң зур зыян шушы хуҗалыкка туры килә.
- Әйе, "Алга" хуҗалыгы быелгы язгы чәчүгә аеруча ныклап әзерләнде, чәчүлек орлыклар белән тулысынча тәэмин ителде. Басулардагы туфракны галимнәр кушканча тирәнәйтеп эшкәрттеләр. Ашлама тупланышы да яхшы иде. Ләкин табигатьнең үз законнары. Без аның алдында көчсез. "Алга" хуҗалыгында язгы бодай, арпаны киредән чәчәргә туры килә.
- Терлек азыгы- люцернаныдамы?
-Люцерна - югары аксымлы терлек азыгы әзерли торган культура. Аны өчәр тапкыр чабып терлек азыгы ала идек. Хәзер беренче чабу булмый дигән сүз. Әгәр яңгыр яумаса, икенче укоска да зыян килә. Борчакка да зыян килде, бу культураны район буенча 1 мең гектарда чәчкән идек. Костер салкынга чыдам, тик аны соңгы елларда киметтек. Тагын ике-өч көн көтәбез, аннан эшкә тотынасы була, чөнки бу вакыт аралыгында үсемлекләрнең саргаясы-саргаеп, тереләсе терелеп китәчәк.
-Яңадан чәчәргә орлык запасы җитәрлекме?
- 2010 елда һәм аннан соң булган корылык безне запаслы булырга өйрәтте. Хуҗалыклар 30-40 процент запас белән яши башлады. Ашлама да бар әле.
-Туфракны көрәк белән казып карадыгыз, анда дым бөтенләй юк дияргә була.
- Ураза тәмамланган көнне, 21 апрельдә соңгы тапкыр яңгыр төште. Шуннан бер айдан соң яңгыр булачак дип әйтелде. 23 майга синоптиклар яңгыр фаразлый. Шушы яңгырларга өметләнәбез.
- Бу хуҗалыкларга дәүләт ярдәме булырмы икән?
- Әгәр иминиятләштерелгән булсалар, акча кайтыр иде. Әмма басулары иминиятләштерелгән хуҗалыкларны белмим. Башка төр субсидияләрне хуҗалыклар алдылар инде. Кырау сугуга кагылышлысы булырмы, анысы билгесез. Марат Әхмәтовның яраткан бер шигыре бар бит, "Мин аңа шах куям, ә ул миңа мат белән җавап бирә" дигән кебек, ни генә булса да, табигать белән көрәшә алмыйбыз. Безгә табигать шартларына яраклашырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев