Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде

Бүген Актанышка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде.

 ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттаховны

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды һәм хуҗалыклар буенча озатып йөрде.

- Ел яңгырлы булу сәбәпле, республикада 40 процент мәйданнарда гына урып-җыю эшләре башкарылды. Узган елга караганда урак бик соңга кала. Актаныш районында әле өченче көн генә барлык хуҗалыклар икмәк урагына чыга алды. 73 комбайнның барысы да бүген кырларда тулы куәткә эшли. Бөтен потенциалны кулланмаганда, авырга туры киләчәк. Кайбер хуҗалыклар башка регионнардан урып-җыю комбайннарын арендага алып тору буенча килешүләр төзи. Актаныш районында апрель аеннан башлап 400 миллиметрдан артык яңгыр яуды. Күренеп тора, туфрак бик дымлы. Хуҗалыклардагы киптерү комплекслары тәүлек әйләнәсе басудан кайткан икмәкләрне җилгәрә. Районда эш шартлары бик яхшы оештырылган, -дип эш визиты турында сөйләде Рафаэль Мәхмүт улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев