Актанышта умартачылар киңәшә
Бүген Актаныш районында умартачылык белән шөгыльләнүчеләрне бергә җыйдылар. Технология техникумының актлар залына районыбызның төрле җирлекләрендә бал җитештерүче хезмәтсөярләр килде. Төп максат- 2025 елда умартачылык өлкәсенә кергән законнарны аңлату, районыбызда бал алуга ярдәм итүче авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнары турында белешмә бирү.
Язын март аенда умартачыларның очрашуы матур традициягә әверелде.
Бүгенге киңәшмәгә авыл җирлеге башлыклары да кушылды. Чөнки халыктан соңгы вакытта умартачыларга карата зарлар да арта. Күпләр корт чагудан зарлана. Шуңа күрә авыл җирлегендә умарта тоту кагыйдәләрен һәркем белергә һәм үтәргә тиеш, авылдашлар белән килешеп эшләү һәм яшәү мөһим, ди киңәшмәне оештыручы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Рил Әхмәтҗанов.
Хуҗалыкларның буш яткан умарталыкларын тергезү шушы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелә. Кәзкәй, Аеш, Иске Кормаш тагы умарталыкларга авыл уртасында шәхси хуҗалыгында корт тотучыларны күчергәннәр. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов әйтүенә караганда, Калмаш авылында да боз кузгалган.
Умартачылар өчен сөенечле яңалыклар да бар. Былтыр умартачылар өчен олы ярдәм- районыбызда фацелия чәчелә башлады. «Актаныш» һәм Әнәк» агрофирмаларында әлеге культура шактый гына мәйданда игелде. Быел фацелияне «Нур» һәм «Башак» хуҗалыклары да үстерергә җыена.
Ә фацелия балына ихтыяҗ зур. Инде беренче сатып алучылар да бар, Актанышта җитештерелгән фацелия балын югары бәядән, күпләп сатып алырга Мәскәү өлкәсеннән килергә җыеналар.
Проблемалар да юк түгел. Бал кортлары хуҗалыклар яратып үстерә торган рапстан да бал җыя. Әмма рапс корткычлардан, авырулардан иң нык агулана торган культура. Умарталарга зыяны шактый. Элек хуҗалыклар умартачыларны агулау турында өч көн алдан кисәтергә тиеш булса, быелдан 10 көн алдан искәртү зарур.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова агрономнар һәм умартачылар килешеп эшләргә тиеш, ди:
- Бүген без иртә белән торгач, барыбыз да ипи ашый, ә бал түгел. Агрономнарның эшенә дә хөрмәт белән карарга кирәк. Бүген умартачыларга басуларда күпме пестицидлар кулланылуы турында сөйлим. Культураларны саклауның альтернативасы- үсемлекләрне биологик ысуллар белән корткычлардан арындыру. Кызганыч, аларның саны бик аз, 18 биологик препарат кына бар. Мәсәлән, аларның өчесе генә рапска туры килә. Агрономнарның басуларны химик чаралар белән эшкәртмичә чаралары юк. Умартачыларга менә шуларны аңлатырга телим.
Бүген Актаныш районында 3500 баш умарта исәпләнә. 266 райондашыбыз умартачылык белән шөгыльләнә. Табигый шартлар 2024 елда балчылыкка уңай килмәде, район буенча бер умартага нибары 7 килограмм бал туры килгән, барысы 22 тонна җыелган. Ә 2023 елда товарлылык балы 22 килограммны тәшкил итеп, 77 тонна булган.
Тәҗрибәле умартачылар әйтүенә караганда, 2025 ел кортлар өчен уңай килергә охшый, димәк бал да әйбәт һәм сыйфатлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев