Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алдагы елның 1 мартына кадәр терлекләргә чип кую бушлай

Малларга чип кую турындагы канун кергәнгә 3 ел үтеп китте. Бүген районыбыз хуҗалыкларында терлекләргә идентификацияләнгән саннар беркетү тулы куәтенә бара. Нур Баян исемендәге, «Нигез», «Алга» хуҗалыкларында, «Актаныш», «Әнәк» агрофирмаларында бу чиплаштыру 80 процентка башкарылды.

                Шәхси хуҗалыклардагы сыер, бозауларга да чиплар беркетү мәҗбүри. Әмма шунысын белеп тору кирәк: шәхси хуҗалыкларга бу нисбәттән дәүләт ярдәм күрсәтә. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре түләүсез биркалый. Моның өчен республикага Татарстан Рәисе ярдәме белән 58 миллион 650 мең сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елдан идентификацияләү түләүле булачак. 

                 Чиплаштыру- малларны электрон паспортлаштыру дигән сүз. Әйтик, сатып алган сөт, ит продукцияләренең тышлыгындагы куэр-кодны телефондагы махсус порграмма буенча рәхәтләнеп укып булачак. Кулланучы терлекнең кайда тууын, нинди авырулар кичергәнен, прививкалар ясалганын, кайда чалынганын- барлык мәгълүматларны белеп тора.  

             Биркасыз терлекләрне сатып та, продукциясен базарга чыгарып та булмаячак. Хәтта чиплаштырылмаган малларны авыл көтүенә дә чыгарырга ярамый. Сатарга теләгән очракта 3-4 мең сумга аерым тикшерү үткәрергә кирәк булачак. 

         Киләчәктә кош-кортлар, умарталар, дуңгыз малын да чиплаштыру көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев