Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасында җыелган яңа уңыш сыйфаты шунда ук лабораториядә тикшерелә

«Әнәк» агрофирмасы уңганнары урып-җыю компаниясенә 17 июльдә старт бирде.

Айман һәм Иске Кормаш бүлекчәләренең көзге бодай басуларында техника гөрелтесе кичкә кадәр тынып тормый. Көннәрнең аяз торуыннан файдаланып кырчылар күбрәк мәйданнардан икмәк җыеп алырга тырыша. Хәзерге вакытта барысы 17 комбайн агрофирма басуларын иңли.

Уҗым культураларының һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш чыга. Икмәкнең дымлылыгы 16- 18 процент. 

Агрофирма басуларыннан җыелган икмәк Иске Айман элеваторына кайта.

Ашлыкның сыйфаты шунда ук лабораториядә тикшерелә. Дымлылыкны һәм көзге бодайның башка күрсәткечләрен төгәл билгеләгәч, бөртекләрне 3, 4, 5 нче класслы бодайга аералар. 

Менә шулай агрофирмада урып-җыю эше комплекслы итеп оешып китте. Механизаторлар, икмәк ташучы шоферлар һәрберсе үз урынында, үз эшләрен яратып һәм белеп башкаралар. Хезмәт кешесен эштән аерып вакытларын юкка сарыф итмәс өчен елдагыча игенчеләрне көнгә ике тапкыр тукландыралар.

Ашханәләрдән өч урынга кайнар ризык алып киләләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев