Арпаны мыек җибәргәнче җыеп алу төп максат!
Коеп яуган яңгырлар игенчеләребезне тәмам аптырашта калдырды. Инде байтак еллар корылыклы һава торышына җайлаштырылган кыска сабаклы сортлар игәргә өйрәнеп кенә җиткәндә басуларга керергә тилмер әле. Дым тарткан арпаларны мыек җибәргәнче тизрәк җыеп алу төп максат.
Урып-җыюга әллә кайчан кереп киткән идек инде. Туктаусыз яуган яңгырлар уракның нибары ун процентын гына башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. 21 августтан ныклап аяза, дип вәгъдә итәләр, шушы көннәргә өмет баглыйбыз,- ди «Чишмә» хуҗалыгы баш агрономы Янбулат Исламов.
Баш агрономның басуларны урамаган бер көне дә юк. Күз алдында ятса да, торса да хуҗалыкның аграр картасы. «Бу басуга моны чәчү хәерле, ә бусына тегесен үстерсәк?» дигән сораулар бирә-бирә үз-үзе белән киңәш-табыш иткән чаклары аз түгел Янбулат Исламовның. Чөнки байтак еллар корылыклы һава торышына җайлаштырылган кыска сабаклы сортлар игәргә өйрәнеп кенә җиткәндә тагын явымлы еллар башланырга бик мөмкин. Бүген дә иртә таңнан арпа басуына комбайннарны кертер алдыннан бөртекләрне кат-кат карап чыкты. Дым тарткан арпаларны мыек җибәргәнче тизрәк җыеп алу- төп максат.
- Арпаның дымлылыгы бүген 23, 5 процент иде. Дымлылык югары булса да, кояш чыгуга урып-җыюга керешәбез. Амбарга кайткан бөтен икмәкне иң элек илибез, аннан тагын бер кат киптерү агрегаты аша үткәрәбез. Иләнгәннән калганын АВМ агрегатында киптерәбез,- дип дымлылык белән көрәшүләре турында сөйләде Янбулат абый.
Арпа басуларында үзара ярышып диярлек өч комбайн хәрәкәт итә. Фәнүс Галләмов белән Илнур Шәйдуллин «Акрос», Шәүкәт Шәйдуллин «Полесье» комбайннарын иярлиләр. Кыр корабларының бункерлары тулуга икмәк ташучы йөк машиналары килеп тә җитә. Һәр комбайнчыга ташу техникасы билгеләнгән. Илнар Харисов, Фердинант Хуҗин, Антон Пугачев басу белән амбар арасына тузан төшерми, ел саен бер команда булып эшләүнең күркәм нәтиҗәсе бу. Арпаларны комбайнчылар турыга җыеп ала, кызганыч, юеш булганга югалтулар да юк түгел. Табигать сынаулары июльдә дә үзен күрсәтергә өлгерә, юл буе тирәсендәге басулардагы арпаларны урыны белән бозлы яңгыр көйдерә.
«Чишмә» хуҗалыгының 3139 гектар җир мәйданының һәр карышы игенчеләрнең маңгай тире белән сугарылган.1500 гектарда бөртеклеләр, калган мәйданнарда терлек азыгы культуралары игелә. 500әр гектар арпа һәм бодай, 200 гектарга якын борчак культурасы үстерәләр. Берьеллык үлән һәм катнаш азык культуралары да җитәрлек. Күпьеллыклар 700 гектар, кукуруза 600 гектарга якын мәйданны били.
Урып-җыю компаниясен борчак җыюдан башлыйлар. Аның яртысы инде амбарларда, киптереп, җилләтеп саклауга куелган. Борчак пакоста яткач, шытканнары да күренә. Элеккечә сәнәк белән түгел, ә җайлаштырылган махсус техника белән әйләндереп киптерү җайга салынган.
Игеннәрне җыеп алуга кара туфракны эшкәртә дә башлыйлар. «Мэсси Фергюсон» тракторы белән Фәнил Идрисов, Илшат Сабиров «Челленджер» тракторында дискатор белән тирәнәйтеп сөрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев