Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген Актанышта республикакүләм Сенаж көне узды (фотолар)

Бүген районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре өчен республикакүләм Сенаж көне узды. Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

         Сенаж көне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда пленар утырыштан башланып китте.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка белгеч-җитәкчеләр республиканың аграр тармагы алдына куелган бурычлар, аларны хәл итү юллары белән таныштырдылар. Семинарның төп бурычы - республиканың һәр хуҗалыгында иң яхшы сыйфатлы сенаж әзерләргә өйрәтү, чөнки сыйфатлы азык – терлек сәламәтлеге һәм төп акча кеременең нигезе. Азык әзерләү буенча төрле яклап якын килеп аңлатмалар бирелде.

        Киңәшмәнең икенче өлеше районыбызның "Актаныш" агрофирмасында дәвам итте. Киңәшмә барышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән аралашып алдык: 

-Былтыр Сенаж көне Балтач районында узган иде, быел Актанышта оештырылды. Бүгенге киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү, аны базга салу буенча күрсәтмә киңәшләр бирелә, төрле компанияләр азык әзерләү техникаларын тәкъдим итә, терлек азыгына дигән культураларны ничек чәчү, туфрагын ничек эшкәртү- барысын да күрсәтәбез. Технологияне сакламасак, сенажны вакытында салмасак, печәнне чапмасак, азык начар була, шуңа бәйле рәвештә сөт сыйфаты да начарлана. Ә сыйфатлы сөтнең бәясе югары.

 

- Безнең якларда авыл хуҗалыгын табигать нык кына сынады- бердән, уҗымнарны салкын алды, икенчедән яңгырлар юк. 

 

-Республика буенча бер шартлы терлеккә, нәкъ былтыргыча,  40 центнер азык әзерләү бурычы куела. Республиканың Идел буе һәм төньяк районнарында яңгыр яхшы яуды. Ә Минзәлә, Актаныш, Тукай, Баулыда яңгыр бөтенләй яумады. Әмма яңгыр юк дип кул кушырып утырасы түгел. Заманча технологияләрдән файдаланып эшләргә кирәк. Өшегән культуралар урынына яңаларын чәчтеләр, алар чыгып киләләр. Яңгыр яумаса, арышны да терлек азыгына салырга туры киләчәк. Уңыш мул булсын өчен ел саен бик күп эшләнә, инвестицияләр кертелә. Һәр хуҗалык, һәр хезмәтчән уңыш булсын өчен эшли. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез,- диде Марат Җәббаров.

Юлай Низаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев