Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чаптар ат премиясез генә "Әнәк" агрофирмасына юл алды

Бүген терлекчелек буенча 2022 елның март аена йомгак ясалды.

             Авыл хуҗалыклары берләшмәләре- рәисләрнең шәхси бизнесы. Әлеге эшкуарлыкны тагы да нәтиҗәле итү максатыннан район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе системалы рәвештә укулар, семинарлар, киңәшмәләр оештыра.


            Бүгенге 24 форма-киңәшмәдә хуҗалыклардагы терлекчелек, ит-сөт җитештерү Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән юл картасына нигезләнеп җентекләп анализланды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев үз чыгышында республиканың аграр тармак берләшмәләре рейтингында районыбызның кайбер хуҗалыкларының кызыл зонада күрсәтелүен әйтте. Бүген хуҗалыкларда 34543 баш мөгезле эре терлек бар. Терлек баш саннары кимүгә таба: ел башыннан исәпләгәндә 1241 башка, февраль ае белән чагыштырганда, 1100 башка аз. Ә менә сөт һәм ит сатуда үсеш күзәтелә. Нәфис Әзһәм улы аеруча уңышлы эшләүчеләр һәм минуска киткән хуҗалыкларны атады. Чыгышын тәмамлаганда идарә башлыгы терлек торакларын дезинфекцияләү, җәйләүләрне савым чорына әзерләү буенча эшчәнлекне тиз арада башларга кушты.
                Идарәнең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов терлекчелектә керем һәм чыгым күрсәткечләрен анализлаганда, хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 30 мең сумнан да киметмәскә чакырды.
                    Киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров терлекләрне авырулардан саклау, чирлеләрен, бигрәк тә лейкоз һәм бруцеллезга дучар булганнарын көтүлекләргә чыгармау бурычын куйды.

             Район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев авыл җирлекләрендә терлекчелек торышын чагылдырды, җирлек башлыклары алдына максат-бурычлар билгеләде. Авыл җирлекләре буенча терлек баш саннарын арттырган, халыкның терлекчелектән иң күп керемен тәэмин иткән өчен 1 урынга Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова ия булды, премия белән бүләкләнде.


             Хуҗалыклар арасында март ае нәтиҗәләре буенча Чаптар ат "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиевкә тапшырылды. Әмма алдынгыларга район фондыннан бүленгән премия бирелмәде. Сәбәбе- ярыш шартлары үтәлмәүдә: 1 баш мөгезле эре терлеккә узган елга караганда һәм уртача район күрсәткеченнән ким күләмдә продукция җитештергәннәре, айлык үсешләре 800 граммнан аз, ел башыннан бозау алу фаразларында күрсәтелгәнгә караганда ким булу бүләктән коры калдырды. Шушы ук кимчелекләр аркасында 2 урындагы "Башак", 3 урындагы  "Чишмә" хуҗалыгына да премияләр тапшырылмады.

        24 форма-киңәшмә эшенә рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов хуҗалык башлыкларына язгы кыр эшләре һәм иминлек мәсьәләләренә кагылышлы таләпләрне куйды. Чәчүдә катнашучы авыр техникаларны яңгырлы көннәрдә асфальт трассаларда, юлларда йөртмәскә, борылышларда һәлакәткә илтә торган ситуацияләрне булдырмаска кушты. Шулай ук районда бер генә чәчүлек участогы да буш калмаска тиеш. Җирлекләрдә көтү җыелышларында район ветеринария берләшмәсе белгечләренең катнашуы мәҗбүри. 

 - Бүгенге 24 форма-киңәшмәдә ясалган чыгышлар һәр хуҗалыкның позициясен билгели. Икътисадчы буларак, рентабельлелеккә игътибар итәргә чакырам. Продукциянең үзкыйммәте, саф табыш һәм хезмәтчәннәргезенең хезмәт хакы- менә бу 3 күрсәткечне көн саен барлап торсагыз, район республика рейтингында алдынгылар сафында булачак. Моңа кадәр Актаныш районы алдынгы позициядә барды, моннан соң да шулай булсын,- дип киңәшмәне йомгаклады Рөстәм Ильясов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев