Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Батырлар утларга керделәр, Тик исән булсын, дип, Ватаным: Актаныштагы төбәкара өйрәнүләрдә ветеринария хезмәткәренең исемен мәңгеләштерделәр

Бүген Актаныш районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлекләрдә була торган ящур авыруы чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре уза. Бу мөһим чара районыбыз өчен истәлекле вакыйгадан башланды. Актаныш районы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән МХО батыры Рамил Хөсәеновның исеме мәңгеләштерелде, Рамил хезмәт куйган ветеринария берләшмәсе бинасына истәлек тактасы куелды.

Актаныш районының 200гә якын ир-егете туган илебезне неонацизмнан якларга китте. Украинада бара торган махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә 32 райондашыбыз башларын салды. Алар арасында районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Рамил Хөсәенов та бар. Халык арасында үзенең гадилеге, белемлелеге, хезмәт сөючәнлеге белән танылган мал табибының исемен мәңгеләштереп район ветеринария берләшмәсенә истәлек тактасы куелды. Әлеге вакыйгада Актаныш районы җитәкчелеге, төбәкара семинар кунаклары- Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән ветеринария тармагы җитәкчеләре катнашты. Истәлек тактасын ачу тантанасына районыбызның Әфган, Чечня сугышы ветераннары да килгән иде. 

Актаныш районы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән МХО батыры Рамил Хөсәеновның исеме мәңгеләштерелде

Безнең белешмә:

  • Хөсәенов Рамил Рәүфәт улы 1981 елның 22 августында Башкортстанның Илеш районы Җәйләү авылында туа. 
  • 2001 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
  • 2003-2005 елларда армия сафларына алына.
  • 2005 елдан мобилизацияләнгәнчегә кадәр районыбызның ветеринария табибы булып эшли.
  • 2022 елның 29 сентябрендә Украинага неонацистларга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга мобилизацияләнә.
  • Рамил Рәүфәт улы үзен аямыйча хезмәт итә. Донецк, Луганск халык республикаларында хәрби операция барышында каты яраланып, 2024 елның 22 февралендә батырларча һәлак була. 

 

Батыр райондашыбыз хөрмәтенә үзе эшләгән район ветеринария берләшмәсе бинасына истәлек кую тантанасында катнашучыларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов олы рәхмәтен җиткерде.

-  Туган илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге, без тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшкән егетләребезнең батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый. Аларның гаиләләренә ярдәм итәргә, Җиңүне якынайту өчен булышып яшәргә кирәк,- дип, районыбыз башлыгы барыбызны да мәрхәмәтлелеккә чакырды.

 

Рамил тынгысыз, җаны-тәне белән авыл җирен яраткан кешесе иде, ди аның якыннары. Хатыны Лениза, 18 һәм 13 яшьлек кызлары, туганнары да әлеге чарада катнашып кабат кадерле кешеләре турында хатирәләрен яңарттылар.  

                                                                 Батырлар җирдә туа!

Рамил Хөсәенов 2002-2004 елларда Россия Кораллы көчләре сафында солдат бурычын үти. 3 ай буена Псковтагы өйрәнүләрдә була, аннан Санкт-Петербург янындагы хәрби частька билгелиләр. Уңышлы хезмәт итеп кайтканнан соң үзен армия сафларына озатып калган Лениза белән өйләнешәләр. Актанышта төпләнеп йорт салалар, кызлар үстерәләр. Рамил җаны-тәне белән үз һөнәренә бирелгән кеше була. Район авылларында, хуҗалыкларда һәрвакыт аны көтеп алалар, малларны авырса, терелтә, кирәкле даруларын алып килә, терлекне аякка бастырганчы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Шәхси хуҗалыгында да күпләп маллар тота, атлар асрап, аларны чабышка әзерли.

 

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Рамил Рәүфәт улының компетентлы белгеч булуын искә алды.

Ел саен республикада ике тапкыр үләт базлары тикшерелә. Актаныштагы терлек зиратларының кайда урнашуы турында фәкать Рамил Хөсәенов кына тулысынча хәбәрдар булган, ул махсус хәрби операциягә киткәч, берара бу уңайдан проблемалар да туып ала.

Рамил республика ветеринарлары арасында махсус хәрби операциягә җибәрелгән 4 батырның берсе.

Аның армия хезмәтен үтүе, шулай ук Чечня сугышларында катнашып исән-имин кайтуы бу операциядән дә исән-сау чыгарына зур өмет уята. Рамил үзе дә ахыргача ышаныч белән яши. Алмаз Гаптерәүф улы белән вакытлыча ялга кайткач сөйләшкәндә бу хакта телгә ала: «Минем бу өченче тапкыр сугышка керүем. Мин ничек сугышырга кирәклеген беләм, мин үлмим, исән калам», дип күтәренке рухта кабат ут эченә китә ул.

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын, дип, Ватаным...

 

Рамил Хөсәеновны махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннән соң 1232 полкка мотоукчылар ротасына билгелиләр. Казанда бер ай өйрәнүләр уза, әзерлекле егетләрне  махсус хәрби операция зонасына озаталар. Рота солдатлары чикне саклый, иң кайнар нокталарга да керәләр. Бер атна алгы сызыкта, аннан ике атна ял итәләр. Шундый бер бәрелеш вакытында Рамил каты яралана, аягына ярчыклар керә. Ун көн Луганск госпиталендә дәвалана. Ярчыкның берсен алалар. Калганнарын Казанга кайткач алдырырга уйлый. 

2023 елның 22 декабрендә булган каты бәрелештән Рамил роталарыннан берүзе исән чыга. Сөенергә өлгерми дә кала. 2024 елның февраль башында Авдеевканы каршы як сугышчыларыннан азат итү буенча уникаль операция башлана. Рамилнең яңа ротасын әлеге бәрелешләргә әзерлиләр.19 февральдә рота иң кайнар зонага керә,  22 февральдә батыр райондашыбыз янәшәсендә снаряд шартлый, бу сугышта аның үпкәсенә ярчык эләгә, күп кан югалтып һәлак була. 

Күз алдыбызда, янәшәбездә йөргән, эшләгән райондашларыбыз чын каһарманлык үрнәге күрсәтеп Туган як, туган җир, изге Ватан өчен башларын сала. Рамил Хөсәеновның да батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Әнә шушы изге теләкләр белән район ветеринария берләшмәсе бинасына беркетелгән хәтер тактасы өстеннән ак япма алынды.

Истәлекле вакыйгада катнашучылар бер-бер артлы героебызның рәсеме янына килделәр, кулларындагы кызыл розалар бәйләмен аның хөрмәтенә салдылар.

Батырлар даны- мәңгелек!

 

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бинасына СВОда һәлак булган Рамил Хөсәеновка багышлап истәлек тактасы куелды

                     

                   Ящур авыруы чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрендә

 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкта ящур авыруы чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре Актанышның аэропорт базасында оештырылды. 

 

Ящур — бик куркыныч авыру, малларга гына түгел, кешеләргә дә йога. Шуңа күрә инфекциягә каршы торуның төп чарасы-профилактика.

Төп кли­ник билгеләре: авыз куышлыгының лай­лалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнә. Авыру хай­ваннар- инфекция чыганагы. Шулай ук терлекләр авыруның инкубация чорын кичергәндә дә куркыныч. Авыру терлекнең сөте, селәгәе, сулаган һавасы, сидеге һәм фекалияләре дә әйләнә-тирәгә авыру тарата. Тилчә - мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен зарарлый торган вируслы кискен чир. Авыру вакытында югары температура (41 градуска кадәр) күзәтелә. Ул янгын кебек, бер фермадан икенчесенә коточкыч зур тизлек белән тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин.

Ерактан ук бер-бер артлы капма-каршы итеп тезелеп киткән махсус автомобильләрнең барысы да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең байлыгы- республикабызда яшәүче халыкның сәламәтлеген кайгырту өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән район ветеринария берләшмәләренә бирелгән. Семинарга килгән Татарстан районнары ветеринария хезмәткәрләре, күршеләребез Башкортстан , Удмуртия репсубликалары, Оренбург өлкәсе җитәкчеләре әлеге техникаларын карадылар,  эпизоотик хәлләргә каршы көрәш отрядлары эшчәнлеге турында да белделәр. 

 Семинарның рәсми өлеше Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Район мәдәният сараеның сәнгатькәрләре туган ягыбызда эшчән, булган, уңган халык яшәве турында музыкаль чыгышлар аша күрсәттеләр.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләү сүзен эпизоотик хәлләргә каршы тору максатыннан, гомумән, республикабызда терлекләр арасында авыруларны булдырмау өчен зур мөмкинлекләр тудырылуын әйтте. Бүгенге күргәзмә барышында районнарга олы ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Советына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт белдерде.   

-Бүгенге өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын. Дөньяда барган үзгәрешләргә һәрвакыт әзер булыйк, климат үзгәрүен дә кабул итә белик. Иң мөһиме- егетләребез махсус хәрби операциядән исән-сау кайтсын!-диде Ленар Зарипов. Районыбызның ветеринария хезмәте дә махсус хәрби операциядә үзнеңе грамоталы белгечен югалтты. Бүген героебыз  Рамил Хөсәеновка багышлап Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бинасына истәлек тактасы куелды.

Чыннан да республикабызның ветеринария хезмәте зур үсеш кичерә. Читтән ныграк күренә дигәндәй, моны башка республикалардан килгән җитәкчеләр дә үз чыгышларында сокланып телгә алды.

Оренбург өлкәсенең Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының ветеринария  идарәсе башлыгы Андрей Кордюков, ветеринарларның халык сәламәт, тук, бәхетле булсын өчен көрәшүче һөнәр ияләре икәнлеген әйтте.

Татарстан белән чиктәш өлкә җитәкчелегенең бу яклар өчен күңеле тыныч. Чөнки Татарстан барлык яңалыкларга ачык, ветеринария хезмәте иң югары технологияләр белән җиһазландырылган. Аеруча куркыныч инфекцияле терлек авыруларга юл куелмый.

Ә менә Оренбург өлкәсенең 2 мең километр чиге Казахстан дәүләте белән кисешә. Россиягә дә иң күп терлек авырулары шушы яклардан яный. Оренбург өлкәсе ветеринарларына Африка чумасы, кош гриппы, ящур авырулары белән күзгә-күз очрашып, көрәшергә туры килә.

Күптән түгел моннан 50 ел булган ящур авыруы кабат баш калкыта, күмәк көч белән аны бетерүгә ирешәләр.

Татарстан үрнәгендә эш оештырырга тырышабыз. Төрле программалар буенча ветеринария хезмәтенә җиңел автомобильләр, лаборатория җиһазлары, төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелде. Безнең республикаларны бөтен авырулар читләтеп узсын!- диде Андрей Кордюков.

ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов актанышлыларга, коллегаларына шундый эшлекле өйрәнүләрне югары дәрәҗәдә уздырганнары, семинарда катнашучыларны кунакчыл мөнәсәбәтләрдә каршылаулары өчен рәхмәт белдерде:

Хезмәтебезгә зур җаваплылык йөкләнгән. Төбәгебез бик зур, Татарстанда иң зур шартлы терлек саны. Бездә иң зур күләмдә сөт, ит, йомырка җитештерелә. Ләкин без бер мизгелдә барысын да югалтырга мөмкин. Ветеринария хезмәте елның теләсә кайсы вакытында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аеруча куркыныч авыруларны бетерүгә әзер булырга тиеш. Ситуация гадиләрдән түгел, без Россиянең кыл уртасында, шулай ук Идел буе федераль округының да  уртасында урнашканбыз,- дип коллегаларын уяулыкка чакырды Алмаз Хисаметдинов.

Семинарның икенче өлешендә шартлы рәвештә Яңа Әлем авылында табылган үтә дә куркыныч авыруны- ящур авыруын юк итү буенча өйрәнүләр узды.

Өйрәнүләрдә Татарстанның эпизоотик хәлгә каршы көрәш отрядлары, Башкортстан, Удмуртия Республикалары  ветеринария хезмәткәрләре дә бар иде.

Татарстанның эпизоотик хәлгә каршы көрәш отрядлары 2021 елның 21 январенда барлыкка килә. Алар арасында лаборатор диагностика, авыру терлекне тоту һәм йоклату, исәпкә алу, утильләштерү, дезинфекцияләү төркемнәре фомалаштырылган. Өйрәнүләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы, аучылар җәмгыяте, җәмәгать тәртибен саклау, янгын сагы, ашыгыч ярдәм хезмәте вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев