Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Икмәкне үстерә һәм файдасын күрә белергә кирәк: Бүген районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы буенча республикакүләм укулар уза

Бүген районыбызда «Ашлык конъюнктурасын фаразлау. Җитештерелгән үсемлекчелек продукциясенең сыйфатын арттыру» буенча республикакүләм укулар уза. Технология техникумы базасында оештырылган әлеге эшлекле семинарда республикабызның 17 районыннан җитәкче-белгечләр катнаша.

Татарстан игенчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән төбәк. Уңдырышлы туфраклы басу-кырларыбызда төрле үсемлекчелек культуралары күпләп игелә. Ләкин җитештерелгән продукцияне тиешенчә сата белмәү икътисади үсештә чагылыш тапмый. Күп очракта аграр тармак хезмәтчәннәре түгел, ә алыпсатарлар табышта кала. Өстәвенә бодай, арпа кебек культураларга бәяләр  түбәнәйде. Конкурентлы шартларда игелгән ашлыкның сыйфаты да зур роль уйный. Кызганыч, бездәге продукция конкурентлыкка сәләтле түгел, дип саный белгечләр. Ә бит  Татарстанда үстерелгән икмәкне Кытай, Һиндстан, Иран һәм башка дәүләтләргә экспортка чыгарырга тулы мөмкинлек бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык- төлек базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Гамиров сыйфатлы ашлык җитештерүче авыл хуҗалыгы продукциясен сата да белергә тиеш дип саный. "Ашлык конъюнктурасын фаразлау. Җитештерелгән үсемлекчелек продукциясенең сыйфатын арттыру" дип аталган укуларда нәкъ менә шушы проблемаларны чишү юллары күрсәтеләчәк. Әлеге темага сөйләшү әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Ул республикада ике зонада, берсе безнең Актаныш районында, ә икенчесе Кукмара районының Яныс аграр колледжында уза. Семинарның авыл хуҗалыгы уку йортында оештырылуы юкка түгел. Моны укуларда катнашучыларны сәламләргә килгән район башлыгы Ленар Зарипов та ассызыклады. 

- Җирдә җир җимертеп эшли торган, авылның тоткасы булган егетләр, кызлар нәкъ шушы уку йортларында белем ала.  Районнардагы ресурс үзәкләр, техникум, колледжларга безне кадрлар белән тәэмин итә торган уку йорты. Без аннан файдаланырга тиеш. Ә ипинең кыйммәтенә килгәндә, икмәк- алтын бәясенә күтәреләчәк әле. Икмәкне үстерә, файдасын күрә белергә кирәк. Бүгенге укуның оештырылуы бик урынлы, иртәрәк үткәрелсә, тагы да яхшы булыр иде,- дип фикерләрен белдерде Ленар Рафак улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев