Инвесторлар алган хуҗалыклар Актаныш районының терлекчелек күрсәткеченә зыян китермәскә тиеш
Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагы бүген үзгәрешләр кичерә. Кайбер аграр җәмгыятьләр хәзер яңа хуҗаныкы.
Якташларыбыз Гомәровлар җитәкләгән "Алмаз-Холдинг" компаниясе Татар Суыксуы, Татар Ямалысы территорияләрендәге авыл хуҗалыгы оешмаларына инвесторлык итә башлаган иде, хәзер «Ташкын», «Саф», «Тамыр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр дә әлеге компания астына керде.
Элеккеге колхозларны яңа хуҗага тапшырдык та эш бетте түгел, биредә безнең райондашлар эшли, кайчандыр зур өметләр баглап төзелгән терлек тораклары, бөртекләп җыелган маллар да безнеке.
Игенчелек өлкәсендә тел-теш тигерерлек эшләмәсәләр дә бу хуҗалыкларда терлекчелектә шактый гына кимчелекләргә юл куелуы мәгълүм.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев алда телгә алган берләшмәләрдә терлек баш саннарының, сөт күләменең кискен кимүе, район күрсәткечләренә аяк чалуын билгеләп үтте.
- Районның потенциалы, хуҗалыклардагы савым сыерларының генетикасы район буенча 300 тонна сөт җитештерерлек дәрәҗәдә. Әмма бездә бүгенгә 223 тонна сөт савыла, республика районнары арасында сөт җитештерүдә 12 нче урында барабыз. Күрше Минзәлә безне узып китеп, 245 тоннага чыкты. Район күрсәткечләрен кайбер хуҗалыклар артка сөйри. Район башлыгы Ленар Зарипов белән "Алмаз-Холдинг" составына кергән "Тамыр", "Саф" хуҗалыкларының терлекчелек тармагы белән танышырга, җитәкчеләре белән сөйләшергә баруыбыз да шушы максаттан оештырылды. Игенчелек буенча бу хуҗалыклар күрсәткечләрне ким бирмәс, ә менә терлекчелектә эшлисе эшләре байтак, -ди Нәфис Әзһәм улы.
2023 елны Актаныш районы бер шартлы терлеккә 814 грамм үсеш белән тәмамлый. Сөт җитештерү 2022 ел белән чагыштырганда 14 процентка үскән. Мал баш саннары 1000 башка кимеп, 98 процентка калган.
- Терлек санының кимүе лейкоз авыруы белән дә бәйле. Чирдән арынабыз дип бик күп малны тапшырдылар. Районга алмашка чиста терлек кайтса да, саннар элеккечә түгел. Бигрәк тә "Ташкын", "Тамыр", "Саф", "Таң" хуҗалыклары киметте. Кайберәүләр булмаган сенажы белән дә продукция алган вакытта сөтне һәм терлек баш санын киметү егетлек түгел,- дип күңелне тырнаган мәсьәләләр турында сөйләде Нәфис Сәлимгәрәев.
Ә өлге алырлык мисаллар янәшәдә генә. Нур Баян хуҗалыгы көн саен 25 тонна, "Нур" хуҗалыгы 11 тонна, "Чишмә" агрофирмасы 13 тонна сөт җитештерә. Алдынгы технологияләргә һәрвакыт ачык "Башак" хуҗалыгы
күрсәткечләрен 26 тоннага, ә "Чишмә" хуҗалыгы 24 тоннага җиткереп килә. Бу берләшмәләр районыбызда сөт җитештерү планын үтәүче хуҗалыклар.
Алдагы ел терлек азыгы әзерләүдә җиңел ел булмаса да, җитәкчеләр әйтүенә караганда, бүгенге салкын һава торышында малларны тулы рацион белән ашатырга тулы мөмкинлек бар. Бар хуҗалыкта да монокорм бирелә. Люцерна сенажы аз булса да, берьеллык культуралар- арпа, арыштан салынган сенажлар белән 223 тонна сөт савуга ирешелде. Алдагы максат- 235 тонна сөт җитештерү!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев