Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кош гриппыннан сакланыгыз

Хәзер чеби, тавык, каз, үрдәк, мулард кебек йош-кортны халык күпләп ала торган вакыт.

 

          Кош гриппы безгә Марий Эл, Киров өлкәсе, Удмуртия ягыннан керергә мөмкин.  Шуның өчен бу төбәкләрдән кошлар кертү тыела.  Кош-корт бары тик имин төбәкләрдән генә кайтарылырга тиеш. Урамнарда йөреп сатучылардан алуга караганда, махсус фермаларның үзеннән барып алу ышанычлырак. Кошларны сатып алганда ветеринариянең төп идарәсеннән килешү, «Россельхознадзор» идарәсеннән маршрут килешүе, ветеринария таныклыгы булуны тикшерергә кирәк.

         Әгәр йорт кошларында тән температурасы күтәрелү, хәл китү, йомырка салу, ашауның кискен кимүе, канатларының өскә күтәрелүе, күз һәм корсак өлешендә тире катламының төсе үзгәрү, кикрикләре кабару һәм каралу, тизәкләре сары-яшел төскә керү кебек билгеләр сизелсә, кичекмәстән ветеринария табибына мөрәҗәгать итегез. Бу билгеләр кош гриппы булуга  ныклы ишарә.

        Кош гриппы ул - ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлеменә китерә торган вируслы авыру. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев