Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Котыру авырулы песи табылса, җирлек ике ай карантинга ябыла

Корбан бәйрәменә әзерлек буенча үткәрелгән киңәшмәдә Актаныш районы ветеринария хезмәте җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров сарык асраучыларга малларны тәрбияләү шартлары, аларның сәламәтлеге һәм ветеринар-санитар таләпләр турында җентекләп сөйләде. Хайваннарның сәламәтлеге вак мәсьәлә була алмый. Әйтик, урам песиендә котыру авыруы ачыкланса, җирлек ике айга карантинга ябыла, бу вакытта шәхси, фермерлык һәм аграр берләшмәләрдән сөт, ит һәм мал азыгын читкә чыгару, сату тыела.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ветеринария хезмәте көчәйтелгән режимда, ялсыз эшли. Аеруча куркыныч авырулар — тилчә (ящур), нодуляр дерматит, котыру авыруы һәм себер түләмәсен кисәтүгә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә мал тотучыларга вакытында вакцинация үткәрү зарур. Республикадан вакциналар бушлай бирелә, бары ветеринария хезмәте өчен түләргә кирәк.

Соңгы вакытта куркыныч авыруларга шик туган очраклар урынлы борчу уята.  Әле генә Пучы һәм Яңа Әлем авылларында котыру авыруына шикләнелгән песиләр табылды. Диагноз расланганда, ике җирлектә дә ике айга кадәр карантин кертеләчәк, бу вакытта шәхси, фермерлык һәм аграр берләшмәләрдән сөт, ит һәм мал азыгын читкә чыгару, сату тыела.

 Илнар Кадыйров йорт территориясендәге барлык хайваннар өчен җаваплылык хуҗалар өстендә булуын ассызыклады. Хуҗасыз этләр, песиләр инфекция чыганагы булырга мөмкин. Мал авыруларын булдырмау өчен фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм ветеринарлар бердәм эшләргә тиеш.

Очрашуда Корбан бәйрәмендә мал чалуны оештыру мәсьәләләре каралды. Терлекне махсус билгеләнгән урыннарда гына чалу, мәйданнарны киртәләп кую, анда чит кешеләрне кертмәү һәм чалуга билгеләнгән хайваннарны аерым тоту кирәклеге әйтелде. Бу таләпләрне үтәмәү инфекция таралуга һәм зур икътисади югалтуларга китерә..

Карантин чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Сату яки корбан чалу өчен әзерләнгән һәр хайван 21 көнлек мәҗбүри карантин, тикшерүләр һәм вакцинация узарга тиеш. Май ахырына кадәр барлык прививка ясатмаган маллар вакцинацияләнергә тиеш. Кирәкле документларсыз хайваннарны башка регионнар алып кайту һәм сату рөхсәт ителми. Һәр хайван алдан тикшерелергә тиеш, соңгы көннәргә калдырырга ярамый.

Ветеринар-санитар таләпләрне үтәү — иминлек, мал санын саклау һәм Корбан бәйрәмен тиешенчә үткәрүнең төп шарты булып тора.

Аңлату очрашуы барышында ветеринария хезмәте җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров ветеринар хезмәтләрнең бәяләренә җентекләп тукталды.

Аның сүзләренчә, гомуми сумма мал санына бәйле: сарыклар саны күбрәк булган саен, бер баш өчен бәя түбәнәя. Шул ук вакытта әлеге тарифлар республика дәрәҗәсендә расланган һәм аларны урыннарда үзгәртү мөмкин түгеллеге ассызыкланды.

Бүгенге көндә төркемләп карау өчен түбәндәге бәяләр гамәлдә: 20 башка кадәр — 122 сум, 20–50 баш — 172 сум, 50–100 баш — 206 сум, 100 баштан артык булганда — 290 сум.

Моннан тыш, аерым ветеринар процедуралар да түләүле: вена канын алу — бер баш өчен 140 сум, паразитар авыруларга тикшерү (копрология) — 235 сум. Ветеринар белгечне чакыру 473 сум тәшкил итә һәм бу сумма мал санына бәйле түгел. Тикшерү нәтиҗәләрен эшкәртү бәясе — 150 сум. Әлеге бәяләргә пробиркалар, инструментлар, ягулык-майлау материаллары һәм башка чыгымнар да керә. Барлык тарифлар рәсми рәвештә расланган һәм билгеләнгән тәртиптә кулланыла.

Фермерларның сорауларына җавап биреп, Илнар Кадыйров ветеринар таләпләрен үтәү һәр хуҗалыкның иминлеге белән турыдан-туры бәйле булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, районда авыру очрагы барлыкка килсә, бу барысына да кагылачак, әмма иң элек мал сату белән шөгыльләнүчеләр зыян күрәчәк. Шуңа күрә ветеринар кагыйдәләр — формальлек кенә түгел, ә хуҗалыкларны һәм керемне саклау чарасы.

Ул шулай ук озата баручы документларны рәсмиләштерү тәртибен аңлатты. Ит яки тере мал сату өчен белешмә алу бары тик вакцинация һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән очракта гына мөмкин.

Аерым алганда, ветеринар таныклык (№1 форма) хәзер «Меркурий» системасы аша рәсмиләштерелә, һәм бер документ бәясе 319 сум тәшкил итә. Белешмә биргәнче, хайван мәҗбүри рәвештә клиник тикшерү үтә: эре мөгезле терлек өчен — бер башка 212 сум, вак мөгезле терлек (сарыклар, кәҗәләр) өчен — 115 сум хак куелган. Әгәр хайван исәптә тормый икән, биркалау үткәрелә — ягъни базага кертеп, махсус тамга салына. Бу хезмәтнең бәясе 156 сум.

Залдан бирелгән “шәһәр базарына ит алып барганда да документлар кирәкме?” дигән сорауга җавап итеп, Илнар Мирзахәниф улы моның мәҗбүри булуын ассызыклады. Ветеринар белешмә һәм тиешле тамга булмаса, базарга кертмәячәкләр, ә юлда тикшерүләр вакытында зур штрафлар каралган.

Ул шулай ук күрше төбәкләрдә теркәлгән бруцеллёз очракларына игътибар юнәлтте. Бу — кешегә дә йога торган куркыныч авыру. Шуңа күрә фермерларны профилактик чаралар үткәргәндә, шул исәптән кан алу вакытында, ветеринар белгечләргә комачауламаска чакырды.

Себер түләмәсе, тилчә кебек төп авыруларга каршы вакцинация дәүләт хисабына бушлай үткәрелә. Әмма расход материаллары, кан алу һәм лабораториягә илтү хезмәтләре мал хуҗалары тарафыннан түләнә. Уртача бәясе бер баш өчен 140–150 сум тирәсе.

Чыгышы ахырында Илнар Мирзаханифович «Меркурий» системасында теркәлүнең мәҗбүри булуын искәртте. Әлегә теркәлмәгәннәр ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итеп, шәхси кабинет ачтыра ала. Чөнки әлеге системасыз терлекчелек продукциясен рәсми рәвештә сату мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев