Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Мал баш саннары кими- алга таба нишләргә?

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларының терлекчелек тармагы белән танышырга хуҗалыкларга чыкты.

Актаныш районында бүген-иртәгә урып-җыю эшләре тәмамланырга тора. Игенчеләребезнең нибары 600 гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп аласы калды. Ә җиде хуҗалык кукурузаны силоска салу белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча кукуруза уңышы 130- 300 центнерны тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында мөһим эшләр бер-бер артлы тезелеп тора. Кырларда игеннәрне җыеп алу белән беррәттән малларны исән-сау кышлатып чыгарлык шартлар тудырырга кирәк. Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дип халык мәкале юкка гына искәртми.

Районыбыз җитәкчелегенең хуҗалык фермалары, терлек торакларының кышка әзерлеген каравы да район терлекләренең киләчәген кайгырту ул.

"Актаныш" агрофирмасында, "Башак", "Чишмә" хуҗалыкларында төзү-төзекләндерү эшләре тулы куәткә гөрли.

Башка хуҗалыкларда да ремонт эшләре әле дә дәвам итә. Фермаларның ишек-тәрәзәләре, азык әзерләү өстәлләре, азык һәм терлек калдыклары чыгару техникалары яңартыла. Азык өстәлләре төзекләндерелә.

"Башак" хуҗалыгында төзелеш эшләре 2022 елда башланып киткән. 800 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс һәм 1200 башлык "Параллель" савым залы хуҗалыкның сөтчелек тармагында зур ыргым ясавына этәргеч булачак.

Бу комплексларның түбәләре ябылды, тәрәзә-ишекләр әзер, аны тиздән куячакбыз.  Яңа экологик таләпләргә туры китереп "Предлагуна" дигән юеш тирес саклагычлар ясадык, -дип кыскача төзелешләр турында сөйләде  хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиев.

- Төзелешләрне хуҗалык көче белән генә алып барасызмы?

- Әйе, барлык төзелешләрне үзебез башкарабыз. Торакларны сафка басытырып, документларын эшләгәннән соң, татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына субсидия алу өчен илтеп тапшырачакбыз. Бусы -алдагы өмет,- ди Илүс Ярмиев.

"Башак" хуҗалыгы мал баш саннарын арттыруда, сөт җитештерүдә соңгы елларда зур адымнар белән алга китте.

Нәкъ менә шундый хуҗалыклар көче белән районыбызда җәй дәвамында 230 тонна сөт савылды. Хәзер көзгә таба әлеге күрсәткеч бераз кимеп стабиль төстә 200 тонна сөт җитештерелә. 

-  Кызганыч, хуҗалыкларда мал баш саннары кими. Бозау ала башлагач, саннар үз хәленә кайтыр дигән ышанычта без,- диде Нәфис Сәлимгәрәев.

Терлекчелек юнәлеше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән район хуҗалыклары үзара юл картасы төзеде. Карауларның тагын бер максаты- әлеге юл картасының үтәлешен контрольгә алу иде. Караулар вакытында хуҗалыкларның җитәкче-белгечләренә терлекчелек үсеше өчен эшлекле киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде, кимчелекләрне бетерү юллары күрсәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев