— Нәфис Әзһәмович, язгы кыр эшләренә әзерлекне ничек бәялисез?
— Язгы кыр эшләрендә безнең район сынатмас дип уйлыйм. 25 марттан районыбыз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге, техникаларның төзеклеге белән танышырга ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе килүе көтелә. Быел безнең якларда кар күп яуды. Аллаһы боерса, шул дымны саклап кала алсак, чәчүләрне вакытында башкарып, мул уңышка нигез салырга мөмкинлек бар.
Көздән тиешенчә эшкәртелгән җирләргә карның күләме тулысынча сеңәчәк. Дым тупланган туфрак — югары уңышның иң мөһим факторы. Шуңа күрә ашламаны вакытында кертеп, барлык агротехнологияләрне үтәп эшләгәндә, нинди генә культура чәчсәк тә, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
— Быел нинди культураларга өстенлек биреләчәк?
— Узган ел районда 18 мең гектарда маржиналь, ягъни югары табыш китерә торган культуралар чәчелгән иде. Быел аларның мәйданы 21 мең гектардан артык булыр дип көтелә. Болар — соя, җитен, кукурузны бөртеккә үстерү кебек культуралар.
Әлбәттә, бу культуралар өчен махсус чәчү һәм эшкәртү агрегатлары кирәк. Урып-җыю чоры соңарырга да мөмкин, шуңа күрә киптерү җайланмаларын әзерләп кую мөһим.
Бүген «Актаныш» агрофирмасы, Нур Баян исемендәге, “Башак” хуҗалыклары киптерү җайланмалары урнаштыру белән шөгыльләнә. “Чишмә” хуҗалыгында да киптергечнең куәтен арттыру турында сөйләшүләр бара. Без башка хуҗалыкларны да шушы уңай тәҗрибәне үрнәк итеп алырга өндибез.
— Яңа техникалар кайту көтеләме?
— Әйе, хуҗалыкларга яңа техникалар кайтачак. Җир эшкәртү өчен культиваторлар сатып алына. Көнбагыш чәчелгән, әмма көздән эшкәртелми калган мәйданнарны тәртипкә китерү өчен махсус агрегатлар кирәк. Казанда узган күргәзмә-семинарда без яңа каток агрегатын карап кайттык, аны берничә данәдә кайтарабыз. Моннан тыш сызма культуралар чәчү агрегатлары да алыначак. Киң алымлыларын “Әнәк” агрофирмасы алырга ниятли, ә тарракларын “Нур” һәм “Таң” хуҗалыклары кулланачак.
Шулай ук Нур Баян исемендәге хуҗалыкка “Кировец” тракторы кайтты инде. “Чишмә” хуҗалыгына яңа комбайн кайту көтелә. Гомумән, барлык хуҗалыкларның да яңа техника алу буенча планнары бар.
Кыскасы, Актаныш районы аграрийлары язгы кыр эшләренә зур өметләр белән керә. Кар муллыгы, дым запасы, яңартылган техника һәм технологияләр — болар барысы да киләчәк уңышның ныклы нигезе булырга тиеш. Район игенчеләре быел да сынатмас, дигән ышаныч зур.
Нет комментариев