"Нур" ике ел эчендә зур яңарыш кичергән
“Нур” хуҗалыгы бүген авыл хуҗалыгы тармагына йөз белән борылып үсеш кичерә. Бүгенге семинар-киңәшмәне йомгаклаганда бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклады:
- “Нур” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсен моннан ике ел элек уздырган идек. Шушы ике ел эчендә хуҗалыкта бик зур эшләр башкарылган. Аеруча машина-трактор паркы баеган, бик күп техника сатып алынган. Хезмәтчәннәргә яхшы эш шартлары тудырылган. Хезмәт хаклары вакытында бирелә. Уртача хезмәт хакы 29 мең сум. Бу бик яхшы күрсәткеч.
Хәзер инде хуҗалыкка терлекчелек тармагын күтәрергә кирәк. Савылган сөт күләме бүген 6 тоннага якын. Без “Нур” хуҗалыгының 10 тоннага чыгуын көтәбез. Башкарылган эшләрегез, ирешкән уңышларыгыз өчен зур рәхмәт!- диде район башлыгы Энгель Фәттахов.
Семинар –киңәшмә “Нур” хуҗалыгының Мерәс авылындагы бүлекчә белән танышудан башланды.
Биредә киләчәктә терлекчелекне үстерүгә зур планнар корыла. Җитәкче Дәниф Харисов ике вариантның берсен тормышка ашыру турында уйлана.
Беренчесе терлекчелек комплексы төзү, икенчесе яшь терлекләрне бирегә туплап каплату, үрчем алуда камиллеккә ирешү.
Соңгысы буенча эшчәнлек үз юлын табып килә. Каплату алды һәм каплатылган терлекләр башка бүлекчәләрдән Мерәскә китерелә.
Шулай ук атчылык тармагына да зур өметләр баглыйлар, Мерәстә 120 баш елкы тәрбияләнә.
Лейкозлы сыерлардан арыну хуҗалыкта төп максатларның берсе. Куян бүлекчәсендәге фермаларга таза, сау-сәламәт маллар җыйнала. Бүген биредә 112 чиста сыер бар, аларның уртача авырлыгы 1,5- 3 центнерны тәшкил итә.
Шәрип бүлекчәсендә исә тудыру бүлеге урнашкан. Шулай ук биредәге терлек торакларында яшь терлекләр һәм савым сыерлары асрала. Нигездә, Шәрип бүлекчәсе сөт җитештерүгә йөз тота.
Уразайдагы терлек торакларында симертү үгезләре һәм савым сыерлары урнашкан.
Район хуҗалыкларына "Нур"да терлекчелек юнәлешендә булдырылган технологик үзәк тәҗрибәсе өлге итеп күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев