Хезмәткә дәрт, киләчәккә стимул бирүче савымчылар бәйгесен әлеге тармакта эшләүчеләр ел саен көтеп ала. Быел ул "Башак" хуҗалыгының җәйге лагеренда узды. Биредә савымчылар, лаборантлар, зоотехниклар көч сынашты.
"Башак" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда "Әнәк" агрофирмасыннан кала икенче урынны алып тора. Алар көнгә 12 тоннага якын сөт савалар. Бу бер сыерга...
Хезмәткә дәрт, киләчәккә стимул бирүче савымчылар бәйгесен әлеге тармакта эшләүчеләр ел саен көтеп ала. Быел ул "Башак" хуҗалыгының җәйге лагеренда узды. Биредә савымчылар, лаборантлар, зоотехниклар көч сынашты.
"Башак" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда "Әнәк" агрофирмасыннан кала икенче урынны алып тора. Алар көнгә 12 тоннага якын сөт савалар. Бу бер сыерга 16.4 килограмм тәшкил итә. Хуҗалыкта хезмәтчәннәргә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җәйләүдә дә хәзер сөтне чиләкләр белән ташымыйлар. Сөтүткәргечләр көйләнгән. Эш урыннары чиста.
Бәйге башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов аның әһәмиятенә тукталды.
-Сез районыбызның алдынгы, әйдәп баручы савымчылары. Бу тармакта эшләүчеләр районыбызның яшәү чыганагын тәэмин итүчеләр дә. Замана һәрдаим алга баруны таләп итә. Хәзер җәйләүләрдә дә сөтүткәргечләр көйләнде. Аларга алмашка саву заллары килә. Бу кеше факторына артык бәйле булмаган хезмәтне көйләргә мөмкинлек тудыра. Шул нигездә савымчыларның хезмәте тагын да җиңеләя төшә. Без сезнең куйган хезмәтләрегез өчен рәхмәтле, бәйгеләрдә җиңүләр насыйп булсын, - диде.
Дәниф Харисов алда торган бурычларга да тукталды. Лейкоз белән авыручы сыерлар санын булдыра алганча киметү, производствоны заман таләпләренә җавап бирерлек итеп алып бару зарур.
"Наратлы" хуҗалыгы савымчысы Дилүзә Яппарова һәм лаборанты Диләрә Шәймурзина, "Саф" хуҗалыгы савымчысы Гөлнар Хәбибуллина тарафыннан бәйрәм әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте. Савымчылар теоретик белемнәрен сынау, саву аппаратын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар.
Икенче урында сөтнең сыйфаты өчен җаваплы лаборантлар, өченче урында зоотехниклар үз белемнәрен күрсәтте.
Шактый еллар әлеге һөнәрне үз итүчеләр булса да, биремнәрне үтәгән вакытта каушаулары, дулкынланулары сизелеп тора. Без аларга комачауламаска тырышып, кызыксындырган сорауларыбызны да бирергә өлгердек.
Нәсим Сабирҗанов, "Нигез" хуҗалыгы савымчысы:
- Савымчы булып эшләвемә 30 елдан артты инде. Хезмәтемне яратып башкарам. Бүгенге көндә 46 баш сыер савам. Кайберәүләр сыер саву ир-ат эше түгел дисәләр дә, миңа ошый. Чөнки хезмәтнең ояты юк.
Әминә Шәйдуллина, "Ташкын" хуҗалыгы савымчысы:
- Хуҗалыкта инде 27 ел эшлим. Әлеге ярышта беренче тапкыр гына катнашуым. Җиңәм дип түгел, иң мөһиме, үземә башкалардан тәҗрибә тупларга дип килдем. Алдагы елларда урыннар да алырга язсын. Хәзер саву технологиясе нык алга китте. Бик күп хезмәтләребез җиңеләйде. Җәйләүдә 6 кеше эшлибез. Үзем 50 баш сыер савам. Киләчәктә дә исән-сау эшләргә язсын.
Илүсә Камалова, "Актаныш" агрофирмасының Чөгәнә җәйләве лаборанты:
- Мин 14 ел лаборант булып эшлим. Безнең өчен иң мөһиме - сөтнең чисталыгы. Дәүләткә югары сортлы сөт җибәрү өчен тырышып эшлибез. Җәйләвебездә 320 баш савым сыеры бар. Бер сыерга 15 литр сөт савабыз. Әлеге бәйгедә ел саен катнашам. Алдынгы урыннар да алганым булды.
Гөлгенә Гайнетдинова, "Әнәк" агрофирмасының Татарстан бүлекчәсе лаборанты:
- Безнең коллективта 8 савымчы бар. Барысы да үз эшләренең осталары. Бүлекчәдә 360 баш савым сыеры булып, бер сыерга 18 килограмм сөт савабыз. Дәүләткә югары майлылыктагы чиста сөт сатабыз. Яхшы эш шартлары тудырылган булгач, хезмәтебезне яратып башкарабыз.
Бәйге берничә сәгатькә сузылса да, берәүне дә ялкытмады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган матур җырларны тыңлый-тыңлый, рәхәтләнеп ял иттеләр. Хезмәткә яңа дәрт, көч туплап, тагын савымга ашыктылар.
35 яшькә тикле савымчылар арасында "Нигез" хуҗалыгыннан Гөлназ Шагалиева - I, "Алга"дан Роза Галиева - II, "Чишмә"дән Алия Галиева - III, 35 яшьтән өлкәнрәк савымчылар арасында "Башак"тан Нурания Насыйпова - I, "Әнәк" агрофирмасыннан Нәзилә Әдиева - II, "Нигез"дән Нәсим Сабирҗанов - III, лаборантлар арасында "Әнәк" агрофирмасыннан Гөлгенә Гайнетдинова - I, "Ташкын"нан Гөлсәрия Солтанова - II, "Актаныш" агрофирмасыннан Илүсә Камалова - III, зоотехниклар арасында "Башак"тан Фоат Гобәйдуллин - I, "Ташкын"нан Шәрипҗан Солтанов - II, "Әнәк" агрофирмасыннан Айдар Мирхәйдәров III урынга лаек булдылар, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова калды. Аңа Диплом, кубок һәм телевизор тапшырылды.
Хуҗалыклар арасында "Башак" - I, "Әнәк" агрофирмасы - II, "Чишмә" III урыннарга ия булды.
Нет комментариев