5 июнь 2016 яңалыклары
-
Мөхтәрәм дин кардәшләр, уразага керәбез
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! 2016 елда рамазан ае, Аллаһ боерса, 5 июньдә кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә Татарстан мәчетләрендә 20 рәкәгатьле беренче тәравих намазлары укылачак. 6 июньдә исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм...
-
Сабантуйның йөзек кашы - ат чабышы (ФОТОЛАР)
Актанышта ат чабышы мизгелләре:
-
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере балаларны кабул итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере 5 июньдә беренче смена тәрбияләнүчеләре алдында үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
-
Актанышта - Сабантуй 3 (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
5 нче июнь көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү, туры һәм авыш...
-
Актанышта - Сабантуй 2 (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актаныш оештырылган халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйда районыбызның олы кунагы, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
-
Актанышта - Сабантуй 1 (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Әлеге сәгатьләрдә Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе гөрли. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп тора.
-
Савымчылар көч сынашты
Хезмәткә дәрт, киләчәккә стимул бирүче савымчылар бәйгесен әлеге тармакта эшләүчеләр ел саен көтеп ала. Быел ул "Башак" хуҗалыгының җәйге лагеренда узды. Биредә савымчылар, лаборантлар, зоотехниклар көч сынашты. "Башак" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда "Әнәк" агрофирмасыннан кала икенче урынны алып тора. Алар көнгә 12 тоннага якын сөт савалар. Бу бер сыерга...
-
Актаныш районында үзара салым акчасына ниләр эшләнә?
Быел җыелган үзара салым акчасына эшләнде: -Чөгәнә, Актанышбаш, Ирмәш авылларында уен мәйданчыклары -Актанышбаш авылында һәйкәл
-
Сабантуебыз мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Милли бәйрәмебез - сабантуйлар белән сезне чын күңелдән котлыйм. Районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, кояшы да нурын мулдан өләшә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Сабантуй бәйрәмнәрендә...