Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сезне яхшылар рәтендә күрәсе килә: Бүген «Эконом» һәм «Саф» авыл хуҗалыкларында гамәли киңәшмә узды

Бүген районыбызның хуҗалык җитәкчеләре «Эконом» һәм «Саф» авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты. Гамәли киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

                  Хуҗалыкларны карау барышында игенчелек, терлекчелек, механизация тармаклары күздән кичерелә, уңышлар билгеләп үтелә, кимчелекләрне төзәтү юллары күрсәтелә.  Бүгенге семинар-киңәшмә нәкъ шушы тәртиптә үтте.

         2022 елда  "Эконом" хуҗалыгы кырларыннан 67 ммең тонна икмәк җыеп алынган, 32 мең тоннасын сатып хуҗалык кассасын баетканнар. Каланнарын да отышлы бәядән урнаштырасылары бар.

Төрле культуралар артынан читкә барып эзләп йөрисе юк- "Эконом" да райондашларга сыйфатлы орлык тәкъдим итә. Әйтик, Табанлыкүл бригадасындагы амбарда бөртеклеләрне чистартып, җилгәреп саклауга кую ноябрь аенда ук тәмамланган. Биредә кукуруза, күпьеллыклардан 4 төрле симәнә- люцерна, эспарцет, костер, клевер орлыгы җитештерелә. Вак орлыклардан тары, ике сортлы борчак, арпа язгы чәчүне көтә. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" җитәкчесе Әфка Сәрвәров "Эконом"да күпьеллык люцернаның буйга тиз үсә һәм массасы югары булган зәңгәр чәчәклесе  игелүен, хәзерге вытта биредә сатуга куелганлыгын хәбәр итте. Шулай ук тары орлыгы да күпләп үстерелгән.

- Хуҗалыкның бурычлары җитәрлек, шуларны каплыйсы бар,- ди  җитәкче Алмаз Кәримов, - 2021 елда терекләрне кышлату авыр булды. Үгез малын бетереп, бикәч терлекләрне асрауга йөз тотабыз. Бүген хуҗалыктагы 768 терлекнең 700-е бикәч терлекләр.

         Таналарны үрчетүне алмаксат итеп куйсалар да хуҗалыктагы сөт күләме районның уртача күрсәткеченнән шактыйга ким.

Моның сәбәбен район ветеринария берләшмәсе белгече Илназ Гайсин терлек азыгының сыйфаты таләпләргә туры килмәүдә дип саный. Хуҗалыкта сенаж һәм силос 5 базга тутырылган. Аларның составын тикшергәннән соң дымлылыкның артык булуы ачыкланган, туклыклылыгы да, аксымы да җитәрлек түгел.

Терлек азыгын иртәрәк әзерләгәндә бу проблемадан бернинди чыгымнарсыз котылып була. Бодай, арпа, кукуруза, рапс шроты,тоз, люцерна сенажы һәм печән кушылмасы сөт күләмен 15 килограммга кадәр арттырырга булыша- белгечләрнең тәкъдимен гамәлгә генә ашырасы. 

          Машина-трактор паркында авыр техникаларны ремонтлау өчен ябык түбәле остаханә кирәклеге семинарда җитәкчеләр тарафыннан берничә кат әйтелде. Мондый уңайлыклар тудыру бәлки кадрлар мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәр иде.

Механизаторлар хуҗалыкка эшкә килергә атлыгып тормый, бигрәк тә хәзер М-7 трассасындагы олы төзелешләр үзенә тарта аларны. Җәен урып-җыю чорында комбайнчылар юклыгы да үзәккә үтә. Район җитәкчеләре тарафыннан булган кадрларны югалтмыйча, үзара уртак тел табып эшләү бурычы куелды. 

                    Районыбызда соңгы елларда комбайннарны яңарту актив бара- 67 яңа кыр корабы кайткан. Тик "Эконом"да гына яңа комбайннар һаман күренми. Хәзер соңрак түләү шарты белән язгы чәчү, урып-җыю теникалары сатып алырга заявкалар кабул ителә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кушты. 

        Саф хуҗалыгында 1100 баш терлек бар. Шуның 364е савым сыеры. Лейкозлы сыерлардан арыну төп бурыч, бүгенгә 44 авыру терлекләре бар. 2020 елда Свердловски өлкәсеннән 163 баш сыер алып кайтып нәсел яңартканнар. Хәзер аларның икенче тапкыр бозаулаганнарын көтәләр. Җитәкче Илфат Әндәрҗәнов тудыру бүлеген үзгәртеп корырга җыенабыз, ди. "Актаныш агрофирмасы, Нур Баян хуҗалыгы үрнәгендә терлекчелектә яңалыклар кертелгән. Күрсәткечләре дә район хуҗалыклары рейтингында өскә үрләүгә таба. Әмма "Эконом"дагы кебек азык составына игътибар юнәлтәсе бар.

         Игенчелеккә килгәндә, быел җир сые белән тәэмин итүгә иртәрәк тотынганнар, катлаулы ашлама гына кайтартасы калган.

Белгечләр исәпләвенчә, тулай җыем 100 мең центнер булыр дип көтелә.  "Саф"та да сатарлык орлык шактый гына- арпа, бодай, борчакны ел саен күпләп чәчәләр. уйлыйлар. Уҗымнарны чәчтереп агулау техникасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге машинаны яхшылап төзекләндергәннәр. 

Төзелеш эшләре дә зур тизлектә булмаса да тормышка ашырылып килә. 

         Киңәшмәне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов йомгаклады. 

"Авылларны, хуҗалыкны бетерү, юкка чыгару дигән сүз булырга тиеш түгел. Авылларыбызның кешеләре, үзенең тарихы бар. Шуның өчен матур итеп эшләргә кирәк!" диде ул. Ленар Рафак улы ике хуҗалыкның да сөтчелектәге белгечләр әйткән барлык кимчелекләрен тиешле таләпләргә туры китереп  төзәтергә кушты. Бигрәк тә ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән азык рационына нигезләнеп продукция бирүчәнлекне арттырырга кирәк. Шулай ук җитәкчеләрнең сүзләрендә торып вәгъдә иткән күрсәткечләргә ирешүләрен сорады:

- Егет сүзе бер була. Мал баш саннарын киметмибез, арттырабыз дисез икән, гамәлдә дә шуны күрсәтегез!- диде район башлыгы. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев