Теләкәйнең таулы басуларында сак булырга кирәк (фотолар)
Районыбызның «Таң» хуҗалыгы тәҗрибәле комбайнчылары белән данлыклы.
Комбайннар карау вакытында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче-белгечләре "Таң"лыларның хезмәтен югары бәяләде. Россия техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов хуҗалыкның Теләкәй бүлекчәсендә таулырак урыннар барлыгын әйтте. Шушы басуларда сак булырга, басуга комбайннарны алып барганда трасса- юлларда, күперләр аша чыкканда бары белгечләр озатуында хәрәкәт итәргә кирәклеген ассызыклады. Тагын бер үзенчәлек, корылык сәбәпле бодай, арыш, арпа кебек культуралар буйга үсә алмады. Комбайнчыларның техника уракларын тиешле биеклеккә көйләүләре мөһим. Бер үк вакытта саклык чараларын онтымаска өндәделәр.
Җитәкче-белгечләрнең киңәшләрен комбайнчылар колак читеннән генә үткәрмәс, шәт. Диләрис Мөхәммәтшин, мәсәлән, бу басуларны инде 2007 елдан бирле комбайнчы буларак иңли. Комбайнчы ярдәмчесе булып күз алдында үскән егет. Хәзер тәҗрибәле механизатор, исеме мактау тактасыннан төшми торган районыбызның алдынгы комбайнчысы.
Шушы хуҗалыкта 2007 елдан бирле эшлим. Сигез ел «ДОН» комбайнында, 2015 елдан «Claas» комбайнында урып-җыюда катнашам. Кыш көне тракторда фермаларда миксер белән терлек азыгы әзерләп өләшәм, яз көне җир эшкәртүдә, көзен урып-җыюда. Быелгы урып-җыюга ныклап әзерләндек. Ярдәмчем 2007 елда туган улым Динар. Башлангыч сыйныфлардан ук миңа ияреп йөри, уракны көтеп ала. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады, әле укуны кайсы уку йортында дәвам итү турында уйлыйбыз.
«Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов урып-җыюда комбайннар, аларга утырып эшләр егетләр белән проблемалар юк, ди:
Басу культураларын 2400 гектарда чәчкән идек. Көзге культуралар кимеде инде, 350- 400 гектардагы көзге бодайны сенажга салдык. Урып-җыю мәйданы азайгач комбайннарның барысын да уракка чыгармыйбыз. Биш техника белән уракны җиңеп чыгачакбыз. Комбайннар, аларны төзекләндерү буенча проблема юк. Атна-ун көннән урып-җыюны башлап җибәрәбез.
Комиссия комбайннарның, ашлык ташучы автотранспортның герметизация дәрәҗәсен, суктыру һәм тагылма җайланмаларының төзеклеген карады. Комбайнчылар, техникаларын кабызып, барлык узелларны эшләтеп күрсәтте. Технологик таләпләрнең үтәлеше дә каралды: эчке сугу, җилгәрү өлешләре, иләк, салам сиптерү өчен пычакларның үткенлеге дә тикшерелде.
Эш башлангач, ремонт звеноларының әзерлеге, эретеп-ябыштыру агрегатлары белән тәэмин ителеш тә мөһим роль уйный. Алар белән дә кызыксынды белгечләр. Электр, сигнал бирү, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, комбайнчыларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе дә игътибардан читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев