ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН, АЛТЫН БАЙЛЫК: «Әнәк» агрофирмасы амбарларына беренче икмәк олаулары кайтты
«Әнәк» агрофирмасы уңганнары урып-җыю компаниясенә 17 июльдә старт бирде.
«Әнәк» агрофирмасының Айман һәм Иске Кормаш бүлекчәләренең көзге бодай басуларында техника гөрелтесе кичкә кадәр тынып тормый. Көннәрнең аяз торуыннан файдаланып кырчылар күбрәк мәйданнардан икмәк җыеп алырга тырыша. Хәзерге вакытта барысы 17 комбайн агрофирма басуларын иңли.
Уҗым культураларының һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш чыга. Икмәкнең дымлылыгы 16- 18 процент.
Агрофирма басуларыннан җыелган икмәк Иске Айман элеваторына кайта.
Ашлыкның сыйфаты шунда ук лабораториядә тикшерелә. Дымлылыкны һәм көзге бодайның башка күрсәткечләрен төгәл билгеләгәч, бөртекләрне 3, 4, 5 нче класслы бодайга аералар.
Менә шулай агрофирмада урып-җыю эше комплекслы итеп оешып китте. Механизаторлар, икмәк ташучы шоферлар һәрберсе үз урынында, үз эшләрен яратып һәм белеп башкаралар. Хезмәт кешесен эштән аерып вакытларын юкка сарыф итмәс өчен елдагыча игенчеләрне көнгә ике тапкыр тукландыралар.
Ашханәләрдән өч урынга кайнар ризык алып киләләр.
«Әнәк» агрофирмасы элеваторы явымлы көннәрдә дә эшен туктатмый
«Әнәк» агрофирмасының Иске Аймандагы элеваторы көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Явымлы көннәрдә дә икмәк кабул итү оешмасы эшен туктатмый.
2020 елда ачылган Милес Мәүлиев исемендәге элеваторга килгән һәр олау икмәк анализ ясап тикшерелә. Бөртекләрнең аермалы яклары билгеләнә, дымлылык дәрәҗәсе, сыйфаты җентекләп өйрәнелә.
Элеваторга ике төрле сыйфаттагы икмәк килә. Беренчесе азык-төлек өчен- өченче класслы икмәк.
Терлек азыгына дигәне бишенче класслы.
Лаборатория мөдире Резеда Нургалиева әйтүенә караганда, барлык игеннәрнең 70 процентты өченче, калганы бишенче класслы.
Элеватор лабораториясе коллективы үзенең эшчәнлеген ике сменада алып бара. Ангелина Әхмәдиева киптергечне контрольлек итсә, Айзилә Фазуллина сыйфат ягына җавап бирә.
Төнге сменада кызларны Милена Хәйретдинова белән Инзилә Нәгыймова алыштыра.
Элеватор көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Бу 60 йөк автомобиле арбаларына төялгән ашлык дигән сүз.
Иске Айман элеваторына игенчеләргә ярдәмгә мәктәп һәм колледж укучылары да килгән
«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман элеваторы урып-җыю компаниясе башланганнан бирле иртәннән үк икмәк төягән машиналарны кабул итә. Икмәк кабул итү пунктындагы шау-шулы хезмәт тавышына игенчеләргә ярдәмгә килгән укучыларның шат авазы кушыла.
"Әнәк" агрофирмасында кояшлы мизгелләрнең минутын да бушка уздырмыйлар.
Көзге культуралар игелә торган басулардан Иске Айман элеваторына бер-бер артлы икмәк төягән йөк машиналары агыла. Элеваторга кайткан бөртекләр җентекләп тикшерелә. Дымлылыгы югары булганнары- кибеп җитмәгәннәре аерым мәйданнарга салына.
Элеватордагы шау-шулы хезмәт тавышына укучы егетләрнең дә шат авазы кушыла. Көн саен иртәнге 07:00 сәгатьтән кичке 19:00 сәгатькә кадәр икмәк кабул итү пунктында үзләренең хезмәтләрен куючылар - Пучы авылыннан килеп йөриләр икән. Абыйлы-энеле Эльвир һәм Айнур Вәгыйзовлар, Нурислам Хөснетдинов былтыргы урып-җыю компаниясендә дә элеваторда эшләп тәҗрибә туплаганнар.
Басулардан килгән икмәк таулары өемнәрен җилләтү, амбарга ташыгач, калган бөртеклеләрне себереп, җыештырып кую да алар өстендә.
Эльвир белән Нурислам Пучы мәктәбенең 9 нчы сыйныфына баралар, ә Айнур Казан энергетика колледжы студенты. Җәйге каникулларын хезмәт белән тулыландырып буш вакытларын файдалы үткәрәләр, гаилә бюджетына саллы ярдәм күрсәтәләр. Шуңа да йөзләре якты, кәефләре шәп аларның. Афәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев