Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәтләре хөрмәтле!

Аэропорт территориясендәге Комбайннар парадына «Актаныш» агрофирмасы, «Башак», «Нигез» хуҗалыклары техникалары тезелгән иде.

Аларны район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Нәфис Сәлимгәрәев, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы буенча җитәкчесе Әфка Сәрвәров,  авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев,  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов составындагы комиссия карады. 

Нәтиҗәләр буенча "Актаныш" агрофирмасыннан Эльвард Шәкүров, Нияз Гайнанов, Эльбрус Мөхәммәтдинов, "Нигез" хуҗалыгыннан Артур Маликов, Радик Шәехмурзин, "Башак" хуҗалыгыннан Радик Гыйльфанов, Айсар Мөхәммәтдинов, Динсаф Фәрраховлар фидакарь хезмәтләренә лаеклы бәя алдылар, акчалата бүләккә лаек булдылар. 

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев