Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

«Асылъяр» белән «Хәзинә» дуслык күперендә очрашты

Районыбызның әдәбият-сәнгатькә тартылган өлкәннәре җәйге эссе көннәргә аеруча бер ямь өсти белә. Татар Суыксуының «Асылъяр» фольклор ансамбле белән Яңа Кормашның «Хәзинә» ансамбле элемтәләрне ныгытып дуслык күпере төзегән. Бу хакта безгә Яңа Кормаш клубы мөдире Эльмира Шәймөхәммәтова хәбәр итте.

Җәй үзенең кызу көннәре белән узып та бара. Менә икенче ае төгәлләнергә дә санаулы гына вакыт калды. Һәр мизгелнең кадерен белергә, матурлыкны күрергә өйрәнгән сәнгать җанлы өлкәннәребез әлеге гүзәл вакытны бушка үткәрмәскә, ә киресенчә истә калырлык итеп үткәрергә тели.

27 июль көнне Татар Суксу авылының "Асылъяр" фольклор ансамбле белән Яңа Кормашның "Хәзинә" ансамбле өлкәннәре очрашып, ике арада дуслык күпере салырга булды.

Чыннан да очрашу искиткеч күңелле узды: өлкәннәребез уйнадылар да, җырладылар да, биеделәр дә. Тагын шулай очрашулар теләп, үзләренә яңа көч дәрт алып өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев