Авыл урамнары буйлап яшьлегемә юл алдым.
Туган як, туган авыл, дөньяга тәүге кат аваз салган туган йорт, беренче тапкыр тәпи басып атлап киткән туган урам!
Йөрәк түрендә күпме хәтирәләр саклана! Бала чакта куыша-куыша уйнаулар, бәбкә саклаулар, беренче мәхәббәт, капка төпләре... Барыбыз да, тормыш мәшәкатьләренә чумып, гомер сәгатьләренең узганын сизми дә калабыз, туган якларга, туган нигезгә кайтырга да вакыт тапмыйбыз кайчак.
Читтә яшәүче авылдашларыбызны очраштырып күрештерү максатыннан, Иске Кормаш авылында Урам бәйрәме уздыру матур традициягә әйләнеп китте. Узган ел Сәфәргалин урамы үзенә кунаклар җыйса, быел Мирсәет Ардуанов һәм Мәчет урамнары шаулап гөрләде. Бик күп эзләнү, тарихны барлау, очрашу-сөйләшүләр - һәркем әзерләнде, кунак каршы алырга җыенды.
Иң беренче җыелу урыны Мирсәет Ардуанов урамы булды. Бәйрәмебезне шуннан башлавыбыз юкка түгел. Монда бөтен илгә танылган бишьеллыклар батыры Мирсәет Ардуанов туган. Ул - Березники химкомбинатына нигез салучы булып тарихка кереп калган һәм Татарстаннан читтә беренчеләрдән булып һәйкәл куелган татар кешесе - Ардуан батыр. Аның турында китаплар язылган, җырлар җырланган. Авылыбыз уртасында аның һәйкәле тора. Бу –авылдашыбыз, танылган рәссәм-сынчы Зилфәт Басыйровның авылдашларга ясаган зур бүләкләрнең берсе.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы, биюче, җырчы, театр артисты, бик күпләрнең остазы булган Рәсүл абый Имамразыев яшәгән йорт янында тормыш иптәше Клара апа, балалары аңа багышланган күргәзмә белән каршы алдылар. Киленнәре Имамразиева Гөлназа әтиләре турында эчтәлекле итеп чыгыш ясады.
“Ел табибы - Ак чәчәкләр 2025” премиясенә лаек булган Илмира Салахова да шушы танылган Ардуанов урамында туган. Бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә бик хөрмәтле табибә, үз эшенең остасы.
Әти-әнисе нигезенә яңа йорт салып, бик матур гомер итүче Әнисә һәм Марат Каримовлар, капка төпләрендә мул итеп өстәл әзерләп, кунакларны сыйлады. Гомумән, Әнисә апабызның тәмле ризыкларын авыз итмәгән авылдашларыбыз сирәктер дә. Авылда нинди генә чара булса да, нинди генә кунак килсә дә, аш-суга аеруча уңган Әнисә апага мөрәҗәгат итәбез.
Авыл урамы, син әлбәттә гармун авазларына сусагансыңдыр. Ә бүген, кара, нинди тантана! Әнә бит, урамыбызны тутырып яңгыраган гармун моңы, аны күтәреп алган җыр авазлары, авылдашларыбызның шатлык тулы йөзләре!
Шушы җыр-моң астында авылдашлар Мәчет урамына юнәлде. Бу урам да ихтирамлы шәхесләргә бик бай. Монда Татарстанның Атказанган терлекчесе Хәбетдинов Ришат абый һәм “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Флүдә апа яшәгән. Бүгенге көндә аларның нигезендә кызлары Илүзә яши, абыйсы- апасы ташламыйлар, кайтып йөриләр. Кызлары Флүсә апа туган йортының капка төбендә әти-әнисенең тормышына, эшчәнлегенә багышлап күргәзмә ясаган, авылдашларны, кунакларны шулар белән таныштырды. Ә моңлы итеп, өздереп җырлавы барыбызны да таң калдырды!
Шушы җирлектә15 ел колхоз рәисе булып торган Гыйбадуллин Гали абый (1959-1974) шушы урамда яшәгән. Шулай ук Мәчет урамында авылыбызның иң укымышлы гаиләләренең берсе - Кулиевлар йорты. Закирҗан абый белән Хавия апа, алты бала тәрбияләп үстереп, барысына да югары белем биргән. Алар һәрберсе дә үз эшләренең остасы булып, макталып эшлиләр, әти-әниләренең ышанычларын акладылар. Уллары Кулиев Кәшби - Татарстанның атказанган төзүчесе, районның мактаулы кешесе. Кызлары - Кулиева Равия - Татарстанның атказанган укытучысы.
Әфтәх абый белән Зәйтүнә апаның кызы Хәкимова Илиза апа -Татарстанның атказанган төзүчесе, шушы урамда туып-үскән.
Авылыбызның иң өлкән кешесе -Рәсим абый Хуҗин тормыш иптәше Инсия апа белән Мәчет урамында бик матур итеп гомер итәләр. Рәсим абый гомер буе мал врачы булып эшли. Авыл кешесе өчен мал врачы - иң кирәкле, иң хөрмәтле кеше инде ул. Рәсим абый 1971 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Әле ул оста гармунчы да! Олы яштә булуына карамастан, өздереп тальянда уйный!
Бәйрәмне оештырган китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре
авылдашларның күңелен үткәннәргә кайтарып, урам тарихы белән таныштырды. Бөтен районга танылган ак һәм кара он тегермәннәре, май заводы, мәчет - барсы да шушы урамда булган. Берсен берсе бүлдерә- бүлдерә, матур хәтирәләрне, күңелле истәлекләрне барлады авылдашлар. Бәйрәм җыр-моң, уен-көлке белән бергә үрелеп барды. Өч сәгатькә якын барган кичәдән соң барысы да бик зур казанда пешкән пылаудан, тәмле самовар чәеннән авыз иттеләр. Өстәл артында да яшьлек хәтирәләрен искә төшереп, сөйләште, рәхәтләнеп ял итте, җыр тыңлады авылдашлар. Ә йөзләре күрешү, сөйләшү бәхетеннән балкый иде. Бу очрашу мизгелләре күңелләрдә бик озак сакланыр әле.
“Яшә авылым, яшә урамым - яшьлек сукмагым. Мин сиңа тагын кайтырмын әле!”-дип саубуллашты читтә яшәүче авылдашларыбыз.
Гөлсәрия Нәгыймова
Иске Кормаш авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев