Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Балалар – безнең киләчәк: Әҗмәт авылында бәйрәм узды

1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан Такталачык җирлегенең Әҗмәт авылы аланында балалар өчен күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин хәбәр итә:

Чараны мәдәният хезмәткәрләре Зөлфирә апа, Әфка абый һәм китапханәчебез Зинфира апа оештырдылар. Алар балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Балалар өчен күчтәнәчләрне җирлегебезнең патриотлары Рөстәм һәм Гүзәл Вәлиевлар әзерләде. Һәр килгән балага күчтәнәчләр өләшенде, бу исә сабыйларның йөзендә елмаю тудырды.

Такталачык җирлеге исеменнән, шәхсән үз исемемнән, әлеге чараны оештыручыларга һәм иганәчеләребезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук бәйрәмгә килеп, балаларны сөендергән әти-әниләргә дә зур рәхмәт.

Аллага шөкер, җирлегебездә балаларыбыз өчен ике көн рәттән бәйрәм чаралары уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев