Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Без тарихта эзлебез: Ике Теләкәй очрашты

25 апрель көнне Актаныш районы Теләкәй авылы мәдәният йортында “Без тарихта эзлебез...” исемле кичә узды


 Анда Башкортстан республикасының  Теләкәй авылыннан вәкилләр катнашты.
 Бу кичәдә Теләкәй авылларының килеп чыгышы, үткәне, тарихы турында  сөйләшү булды.
Авылларның килеп чыгышы турында китапларга күзәтү һәм авторларының  фикерләре тыңланылды. Кичә ике яктан да музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Авылыбыз һөнәрчеләренең кул эшләреннән күргәзмәләр куелды.
Шушы матур очрашуны оештырган Башкортостанның Илеш районы Теләкәй авылындагы хуҗалык директоры Рәвис Зариповка һәм Татарстанның  Актаныш районы Шәбез буе җитәкчесе Гайнетдинов Илүс Талип улына, мәктәп коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, күргәзмәне оештыруда катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Дифинә Шәмсиева, Теләкәй клубы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев