Яңа Кормашта Чишмә бәйрәме
Әлеге тәрбияви чара юктан гына уйланылмады. Авылыбызны күп еллар су белән туендырып торган Мәгъҗи чишмәсе, өйләргә су кергәннән соң, ничектер онытыла төште.
Ташландык хәлгә калды дисәк тә буладыр. Узган ел көзен яңартылып куелгач, аңа кабаттан сукмак яңарды. Максатыбыз: әлеге изге эштә башлап йөрүче авылдашларыбызга рәхмәт әйтү дә, яшь буынга әлеге изге урынны онытмыйча, карап-саклап тотуны җиткерәсе килү дә иде. Бәйрәмгә катнашучы апалар кайчандыр үзләре иңнәренә көянтә — чиләкләрен асып суга йөрүчеләр. Алар үзләренең җырлары, сүзләре белән әлеге зур эшне башкарып чыктылар.
Яшьләребез катнашу нур өстенә нур булды. Ә инде кунакларыбыз -Баламишкин гармунчылары да әлеге бәйрәмгә килеп кушылу, әлеге бәйрәмне тагын да ямьлерәк, тантаналырак итте. Чөнки чишмә буе гомер-гомергә гармун моннарына күмелгән. Су-яшәү чыганагы булса, җыр-моң кешелекнең гомерлек юлдашы, рухи чишмәсе.
Әлеге бәйрәмгә катнашкан, әзерлектә булышкан барчасына сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев