Иске Сәфәр меценаты Рөстәм Габдрахманов: Авылны киләсе буынга кулына төзек килеш тапшырасы иде
«Сөембикә» журналында якташларыбыз турында бик матур эчтәлекле язмалар басылып тора. Күптән түгел Иске Сәфәр авылында яшәүче Габдрахмановлар турындагы мәкаләне дә яратып укыдык. Авторы- Чулпан Галиәхмәтова.
Кешедә туган авылы өчен горурлык хисе булырга тиештер ул... Безнең әби-бабайлар шушы авылны төзегән, аннан әти-әниләр үз өлешен керткән. Бездән туган буынга да матурлык калдырасы, авылны алар кулына төзек килеш тапшырасы иде...
Актаныш районы Иске Сәфәр авылында яшәүче Рөстәм Габдрахмановның тормышка үз фәлсәфәсе. Шул тирән фәлсәфәне бик озак уйлагач, әнә шулай берничә җөмлә белән генә әйтте. Бабайларының кендек каны тамган җирне бернәрсәгә дә алыштырмаячагын, шушында килен булып төшкән хатыны Резеданың авылны бик яратуын, балаларының дәвамчы буласыларын белеп яши ул. Шулар зур эшләр башкарырга канат куя.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән борынгылар. Рөстәм дә әтисенең колхоз өчен янып яшәгәнен күреп үсә. Хатыйп абый Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый да, армиядән кайтуга, колхозга эшкә керә. Һәркем белән уртак тел таба белгән басынкы, сабыр холыклы егетне «Октябрьнең 12 еллыгы» колхозында баш инженер итеп куялар. Сәфәр мәктәбенә укытырга килгән яшь укытучы Дамира белән гаилә корып, ике ул — Айдар белән Рөстәмне үстерәләр. Хатыйп абый — «Татарстан-ның атказанган механизаторы», гомере буе мәктәптә физика укыткан Дамира апа «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә ия булалар. Хәзер инде лаеклы ялда булган Хатыйп абый 38 ел буе баш инженер булып эшли. «Рөстәмгә бервакытта да шәһәрдә кал димәдек. Авылга кайтып төпләнүе безнең өчен гадәти хәл иде инде», — ди әти кеше. Аның тормыш фәлсәфәсе бик гади — кеше кендек каны тамган җирдә яшәргә тиеш. Үзе кебек...
Мәктәпне тәмамлагач, Рөстәмнең авыл хуҗалыгы институтына укырга керүе дә табигый. Тик укый башлагач, һөнәрне дөрес сайламаганын аңлый егет. Хисапчы булырга теләми, әтисе кебек техника тирәсендә эшлисе килә. Тузанлы амбар кенәгә-ләре исе түгел, бензин, солидол, дизель исе якын аңа. Өченче курстан соң академик ял ала да Сәфәренә кайта һәм әтисе кул астында механик булып эшли башлый. Авыл кырлары шәһәрнең дүрт стенасы түгел инде. Иркенлек! Гомумән, Рөстәм өчен авыл — иркенлек һәм ирек. «Шәһәрдә чыгасың да ташка басасың, ә авылда җиргә басасың. Җиргә басып йөрү үзе көч бирә ул», — ди. Туган авылында рәхәтләнеп сулыш алу, офыклар киң булу егетнең йөрәген җилкетә. Әтисе кебек шушы җирлектә хезмәт итәчәк ул... Әмма хуҗалык җитәкчесе белән уртак тел таба алмаган яшь белгеч күрше Минзәлә районына эшкә китә. Хәзер ул «Калморза» агрофирмасында техника буенча директор урынбасары. Гади итеп әйтсәк, әтисе кебек баш инженер булып эшли. Яшь гаи-ләне Калморзада да кочак җәеп каршы алырлар иде, чөнки яшьләр авыл өчен энҗе-мәрҗәнгә тиң. Авылны яшәтү өчен, ни дисәк тә, яшьләр кирәк. Әмма Рөстәмне ныклы нәсел тамырлары җибәрми — туган йортының күршесендә генә төпләнергә карар кылалар. Көн саен ачы таңнан торып, чакрымнар узып, йөреп эшләүгә дә исе китми. Эше беткәч, ашкынып, туган авылына, аны дүрт күз белән көткән әтисе, балалары, Резедасы янына кайта.
Резеда
Аягында нык басып торучы, эшкә куәте булган аз сүзле хуҗаны бары тик кояш кебек балкып торган мөлаем, бар эшкә уңган хуҗабикә генә бизи ала. Гаилә учагын сүндерми җыеп торучы — бер йодрык итүче була ул. Рөстәмнең хатыны Резеда — әнә шундыйлардан. Габдрах-мановлар гаиләсенә иртән үк кайтып төшүгә карамастан, өйгә бәлеш исе таралган, табада коймак чыжлый... «Әйдәгез, иң элек чәй эчеп алыйк әле», — дип, өстәл әзерли дә башлады Резеда. «Әти, син түргә утыр», — дип, оныклары белән мәш килгән Хатыйп абыйны иң алдан табынга чакырды. Кайнана-кайнатага килен хөрмәте әнә шундый кечкенә гамәлләрдән күренә инде ул. Бәлеш тә иң элек әти кешегә салынды. «Әти, тәмле чыкты ми-кән?» — дип сорарга да өлгерә килен. «Бик тәмле булган, Резеда», — дип, Хатыйп абый мактап та алды. Үзара шундый сөйләшү өйдәге бөтен атмо-сфераны ачты да бирде. Бу йортта хөрмәт — түрдә! «Аллага шөкер, бик матур яшибез. Кырын караш та ташлаганнары юк, тфү-тфү, күзләр генә тимәсен. Киленебез бик яхшы. Бар эшне дә бергә эшлибез, үземә дә бер ямь. Ялгызың гына бик авыр бит ул», — ди Хатыйп абый. «Әти белән безнең серләр килешә, — дип елмая Резеда. — Рөстәм иртән чыгып китә дә кич кенә кайта. Хуҗалык зур безнең: сыер да бар, үгезләр дә, кош-корт та... Абый Чаллыда яши, олы эшкә тотынасы булса, хәзер кайтып җитә. Нык булыша безгә. Абыйның күзләре күрмәсә дә, ышанасызмы, бөтен эшне эшли. Балалар өчен үлеп тора. Рәхмәтебез зур аңа...» Резеданы тыңлаганда ике йорт арасында койма да булмавы искә төшә...
Резеда да Актанышның Татар Ямалысы авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт технологик университетында биотехнолог һөнәрен үзләштерә.
— Диплом алгач, Чаллыга сөт эшкәр-тү заводына эшкә кердем. Әмма авылны бик сагындым. Бер тәүлек эшлим дә, өч көн ял итәм. Ялларга авылга кайтам. Берсендә юлда утырып барган машина йөртүчесе Рөстәмнең дусты булган икән. «Әйдә, сине бер әйбәт егет белән таныштырам», — ди бу. «Актанышта пекарня төзим, сине технолог итеп алырмын», — дия-дия, хәйләләп, барыбер телефон номерымны алды. Пекарнясы булмады, ә менә Рөстәм бар. Ул сөйләшүдән ике атна узгандыр, Рөстәм шалтыратты. Кич мине Чаллыга илтеп куярга дип, авылга килеп тә җитте. Урып-җыю вакыты иде. Рөстәм зур гәүдәле, үзе кояшта янып беткән — кап-кара. «Бик өлкән күренә бу. Берәр өйләнгән кешедер, бик ышанып бетмә», — дип, әниләр озатып калды. Үзем дә курка калдым. Ә ул чынлап та алдалаган... миннән алты яшькә зуррак булып чыкты. Шул күрешүдән Рөстәм ычкындырмады инде мине. (Рәхәтлә-неп көлә.) Көн саен авылга килде, эшкә чәчәкләр ташыды. Өч-дүрт ай очрашканнан соң никах та укыттык. Ходай Тәгаләдән ни сорасаң шуны бирә, диләр. Хак икән. Мин бит гел Рөстәм кебек ир теләгәнмен. «Иң мөһиме: изге күңелле ир булсын», — дия иде җиңгәм. Чынлап та, андый кеше белән яшәү шундый рәхәт икән ул.
Резеда кадерле хатын гына түгел, кадерле килен дә була әле. «Торуга мендәргә генә баса иде инде», — дип шаярта Рөстәм. «Миңа бер эш тә эшләтмәделәр. Үзебезгә өй салганны да күрмәдем. Торам да эшкә чыгып китәм. Әти осталар белән кайнашты, әни аларга ашарга пешерде. Әни бик әйбәт иде. Кызганыч, ике ел элек үлеп китте. Бик сагынабыз, бигрәк тә әти сагына», — ди Резеда. Хатыйп абый сиздермәскә тырышып кына кесәсеннән кулъяулыгын алып күзен сөртеп куя. Дамира исемен ишетүгә күзләренә яшь тула аның...
Резеданың күпләр кызыгырлык кул эше дә бар. Халатлар, сөлгеләр, намазлыклар, мендәрләр чигә. Интернетта шушындый шөгыле турында сөйләүче кыздан кызыга. Аның да татар орнаментлары төшереп матурлык тудырасы килә. Рөстәме шундук чигү машинасы алып кайтып бирә. Кул эшләренә осталыгы булган Резеда бик тиз чигү серләренә төшенә, хәзер инде үзе башкаларга өйрәтә икән. «Кул эше эшләми бер көн торсам нидер җитми кебек. Рәхәтлек бирә ул миңа», — ди Резеда.
Ир белән хатын бер фикердә яшәсәләр генә гаилә ныклы була, диләр. Резеда да: «Авыл ул — иркенлек», — ди. — Күргәнсездер, бакчада койма да юк безнең. Ындыр артында гына елга ага. Кыш көне яр буенда тау шуабыз, җәен балык тотабыз. Чаллыга барсак, иркен өйкәебез, дип кайтып керәбез. Шәһәрдән бер дә ким яшәмибез. Без үскәндә чишмәгә барып кер чайкый идек. Хәзер кер, табак-сабыт юа торган машиналар, робот-пылесос бар... Кнопкага гына басасы. Сыерны да аппарат белән генә савабыз бит«, — ди. Аларның тормыш фәлсәфәләре дә бер: игелек кыл, тирә-ягыңны ямьлә...
Дәвамчылар
Бер-бер артлы диярлек ике кызлары туа Габдрахмановларның. Мәрьям беренче сыйныфны тәмамлаган, Әминәгә 5 яшь тула. Шөкер, авылда туган телдә белем алалар.
— Авылда яшәүнең тагын бер зур плюсы инде ул, — ди әниләре. — Шәһәрдә бер сыйныфта утызар бала укый, балага игътибар җитми, дип зарланалар. Мәрьямнәр классында ике малай, ике кыз. Укытучылары һәрберсенә җай тапкан. Шуңа да аны бик яраталар. Балалар мәктәпкә рәхәтләнеп йөри, чөнки игътибар тоялар. Ә бу кечкенә чакта бик мөһим дип уйлыйм. Сәнгать мәктәбебез дә бар. Бераз үскәч, анда йөри башларлар, Аллаһы бирса.
Ике кыз бер-берсенә иптәш. Рәхәтләнеп уйныйлар. Үзара татарча сөйләшүләренә игътибар итми кала алмадык. Хәзер, кызганыч, авыл җирендә дә бик сирәк күренеш ул. Бер ай элек кенә улллары Хәким туган. «Малай — нәсел дәвамчысы, димәк, фамилия саклана. Борынгыдан авыл кешесе малай тууын теләгән — тамырларны саклап калырга кирәк бит. Өй салдым, агач утырттым, улым туды. Үзеңне герой итеп тоясың инде», — дип елмая Рөстәм. Бик сиздермәскә тырышса да, күренеп тора: күңелендә горурлык. Улы да аның эшен дәвам итәр дигән өмет белән яшидер, мөгаен. Әнә бит Хатыйп абый да авылга ярдәм итеп яшәгәне өчен улы белән горурлана. Күп сөйләми ул, бары тик «молодец» дип кенә куя.
Игелек кыл да суга сал...
Рөстәм башкарган игелекләре турында җәелеп китеп сөйләргә яратмый. «Авыл төзек булса күңелле инде ул. Юлда күп йөрим. Матур итеп ясалган чишмәләр яныннан узып киткәндә үзебезнең авыл чиш-мәсен дә төзекләндерү хыялы туды. Озак кына яшәде әле ул күңелдә. Авылда агайлар белән җыелып сөйләштек тә, мин матди ягын күтәрдем, авылдашлар җыелышып төзекләндерде», — ди. Авылдашлары белән бергәләп башкарган эшләре күп инде. «Ялгызың гына төзекләндереп булмый. Барысы да авылдашлар теләге, тырышлыгы белән эшләнде», — ди. Авылдашларына карата ихтирам-хөрмәте сизелеп тора. Тагын бер зур рәхмәте эшмәкәр дусты Фәнүс Хәбибрахмановка. Сәфәрдә туып-үсмәсә дә, Рөстәм тотынган һәр башлангычта үз өлешен кертми калмый ул.
Күңелендәге тагын бер хыялын чынга ашыра әле Рөстәм. Күрше урамда бишенче буын бабасының нигезе булуын белеп яши ул. Анда «Октябрьнең 12 еллыгы» колхозы чәчәк аткан вакытларда данлыклы рәис Марс Шәвәлиев ике катлы зур бина салдыра. Балалар бакчасы да, медпункт та, мәктәп интернаты да шунда була. Рөстәм үзе дә шул балалар бакчасына йөри. Ике меңенче еллар башында бинаны сүтеп ташлыйлар. Бабайлар нигезенең ташландык урынга әйләнүенә йөрәге әрни Рөстәмнең, үтеп киткәндә ул якка карамаска да тырыша. Нәсел шәҗәрәсе төзетеп, тарих белән тагын да якынайгач, хыялы көчәя генә. Өйдәгеләргә күңелендә йөрткән теләген сөйли. Якыннары аңа һәрвакыттагыча теләктәшлек белдерә. Авылдашлары белән бергә ул урынны җыештыралар да, Рөстәм анда зур итеп балалар мәйданчыгы төзетә. «Көндез кечкенә балалар уйнаса, кичен бөтен үсмерләр шунда. Күп рәхмәтләр ишетәбез. Рөстәмнең авылга ярдәм итүе үзе бер күңеллелек. Тормышыбыз җи-теш, безгә әллә ниләр кирәкми. Нигә әле кулыннан килгәнчә булышмасын?!» — ди Резеда. «Авылга әллә нәрсәләр төзеп куярга була, әмма балалар аз. Елга ике-өч бала туу зур Сәфәр өчен күп түгел инде ул. Авылны яшәтү бер кешедән генә тормый. Бергәләп тотынсаң гына була», — ди Рөстәм.
Авылдашлар хөрмәте
— Рөстәм кебек егетләр булганда авылны яшәтеп була әле ул, — дип сөенә Иске Сәфәр авылы җирлеге башлыгы Әхәт Гыйздуллин. — Андыйлар бездә юк түгел. Әмма Рөстәм яшь булса да, күп изгелекләр эшләде инде. Чишмә төзекләндерүдән башланган иде аның игелеге. Югыйсә беркем кушмады, беркем сорамады... Һәр елны аның ярдәме белән эре төзекләндерү эшләре башкарыла хәзер. Зират коймасын тоттык, анда барлык шартлар тудырылган йорт салдык, бик матур итеп мәчет коймасы ясадык. Балалар мәйданчыгы үзе ямь биреп тора. Рөстәмнең финанс ярдәменнән башка бер чара да үтми. Бервакытта да юк дими. Авыл өчен янып яшәүче ир-егет ул безнең.
Авылда һәркем күз алдында. Нәрсә генә кылса да, моңа авылдашлар аңлатма таба. Нәселе шундый иде, диләр. Гомумән, авыл җирендә нәсел төшенчәсе зур әһәмияткә ия һәм күп нәрсә турында сөйли. Сәфәр авылы тарихын өйрәнеп китап чыгарган (Рөстәм — төп иганәчеләрнең берсе), гомере буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан (укытучы үзе укыткан һәр укучысын җентекләп белә!) Инсия апа Хаҗиева да Рөстәмнең авылга карата кылган яхшылыгын ике сүз белән тасвирлады: «нәселдән килгән игелек».
— Рөстәмнең бабасы Мирза-мөхәммәт абый тракторчы булып эшләде. Бервакытта да юк дип әйтмәс, кешегә күтәрелеп бәрелмәс, сабыр итеп ипләп кенә аңлатыр, һәрвакыт кешегә ярдәм итәр. Әбисе Рәйхана апа да үтә дә изге күңелле кеше иде. Авылның бик хөрмәтле гаиләсе иде алар. Балалары да шундый булды. Рөстәмнең игелегенең тамырлары менә шуннан килә инде ул. Нәселдән килә... Эшләгән игелеген игелек итеп тә кабул итми ул хәтта. Мин шуны эшләдемме, кайчан эшләдем дип тә әйтергә мөмкин әле ул. Шулай булырга тиеш дип уйлый, чөнки башкача уйлый да, яши дә белми...
Авылын чын күңелдән яратканнар, киләчәге өчен борчылганнар, рухи яктан бай булганнар үз хуҗалыгында бикләнеп кенә гомер итә алмыйдыр, мөгаен. Алар өчен тирә-якның ямьле булуы мөһим. Балалар төзек, матур җирдә үссен дип тырышалар. Рөстәм белән Резеда кебекләр авылны яратучылар, авылның киләчәген тәрбия-ләүчеләр.
Ике кыз бер-берсенә иптәш. Рәхәтләнеп уйныйлар. Үзара татарча сөйләшүләренә игътибар итми кала алмадык. Хәзер, кызганыч, авыл җирендә сирәгәя башлады бу күренеш.
Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев