Кәзкәйдә яңа юл салына: авылга керү юлы ремонтлана
Кәзкәй авылыннан хәбәр итәләр:
Авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны озак вакытлар керү юлының бик начар хәлдә булуы борчый иде. Бу мөһим мәсьәләгә район башлыгы Ленар Зариповның игътибар итүе һәм уңай карар кабул итүе хәлне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итте.
Авылга юл төзүчеләр килеп, актив эш башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә, юл буйлары тигезләнде. Шушы көннәрдә иске асфальт катламы вакланып тигезләнәчәк һәм өстенә яңа яңа асфальт җәеләчәк.
Һәрвакыт юлларыбыз имин, йөрүләребез куркынычсыз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев