Җир дымлы вакытта кишер чәчегез
Җәен, көзен ашау өчен кишерне май башында, кышкылыкка саклау өчен тәгаенләнгәнен 10-15 июньдә утыртыгыз.
Бу тамыразык ике вакытта чәчелә. Кишернең нинди саклануы аны кайсы вакытта чәчүгә бәйле. Ул бик йомшак туфракны ярата. 1 дүрткел метрга 3-4 кг черемә кертергә кирәк. Түтәлне суперфосфат, көл белән ашларга була. Гадәттә , бакчачылар калийлы, азотлы, фосфорлы ашлама урынына нитрофоска яки нитроаммофоска белән җирне баеталар. Орлыкны буразналарга салыр астына иң элек су сибеп чыгалар. Туфракка "Агрикола" препаратын сибү дә яхшы. Орлыкны көлгә бутап чәчсәң, сирәк чыга. Кишерне сирәкләргә кирәкмәячәк. Бу яшелчәне үскәндә өч мәртәбә тукландыру таләп ителә. Үскәндә "Энерген" дип аталган үсеш стимуляторын да сибү файдалы. Тамыразыкка үскәндә кишер чебене аңа нык зыян китерә. Сабакка йомырка сала, аннары аннан кортлар чыгып, кишерне зарарлый. Чебеннән котылу өчен "Фитоверм" препараты яхшы.
Еш кына кишер тармакланып үсә. Моның сәбәбе – җирнең каты булуы, дөрес ашламау, вакытында сирәкләмәү, казырга соңга калу. Тагын бу яшелчә үзле балчыклы туфракта тармаклана, чөнки мондый җирдә иркенләп үсә алмый.
Кишерне черемәгән тирес керткән урынга чәчү ярамый. Ул азотлы ашламаларны күп салганда да тармаклана башлый. Яшелчә селте туфракны яратмый, селте керткәндә моны истә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев