27 апрель 2025 яңалыклары
-
Җир дымлы вакытта кишер чәчегез
Җәен, көзен ашау өчен кишерне май башында, кышкылыкка саклау өчен тәгаенләнгәнен 10-15 июньдә утыртыгыз.
-
Төнге салкыннар -5 градуска кадәр төшәчәк
Дүшәмбе көнне, 28 апрельдә, Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада көндез температура +3 градуска, ә төнлә -5 градуска кадәр төшәчәк.
-
Фидан Гафаров вафат
Яңа гына кайгылы хәбәр килде- яраткан җырчыбыз Фидан Гафаров вафат булды. Кайбер чыганаклар аның операция вакытында үлеп китүен яза.
-
Көрәшче якташыбыз Россия чемпионатында җиңде
25-27 апрель көннәрендә Казан милли көрәш башкаласына әйләнде – «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Бу мөһим вакыйгада Актаныш егете, Сабантуйлар батыры Азат Габдрәшитов чемпион калды.
-
Кан басымын болай да төшереп була икән
Асия апа медицина хезмәткәре булмаса да, сәламәтлек саклау темасы буенча күп укый, еш кына киңәшләре белән уртаклаша. Аеруча халык медицинасы белән кызыксына. Бу юлы ул дәү әтисенең кан басымын ни рәвешле нормага китерүе турында сөйләде.
-
Карлыган үстерүнең 9 кагыйдәсе
Кара карлыган куагын иртә язда яисә октябрь башында утырталар. Яшь куакны үз бакчагызда үскән карлыганнан да үрчетеп алырга мөмкин. Моның өчен җәй көне бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак кына салырга да була. Җиргә күмелеп калган урыннан яңа тамырлар җибәрәчәк ул. Бер елдан аны «әнисеннән» аерып, яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин.