Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Пион чәчәктә озак торсын өчен нишләргә?

Җәй башында чәчәк ата торган пионнар бик матур булса да, тиз коелып төшә. Пионнар чәчәктә озак торсын өчен нишләргә?

                                                          Пионнар карауның төп кагыйдәләре

Безне пионнар берара гына сөендерәләр дә шиңәләр.

  • Алар озаклап чәчәк атсын өчен, аның төрле сортын утыртырга кирәк. «Афина», «Балерина», «Старлайт», «Эрли Бёрд» сортлары сезонны, әйтик, май ахырында ук ача. Июнь башында – «Ред Ред Роуз», «Элен Каули», «Бесс Бокстос», «Корал Фей», июнь уртасында «Сара Бернар», «Коринна Версан», «Генри Бокстос», «Жемчужная Россыпь» чәчәк ата башлый. «Бартзелла», «Фёст Эррайвал», «Пастель Сплендор» пионнары берьюлы чәчәк атмый, шуңа да сезне озаграк сөендерәчәкләр. «Соланж», «Ниппон Бьюти», «А.Е.Кундред» июль уртасына кадәр чәчәктә утыра.
  • Пионнарга җылы һәм торган су гына сибәләр. Су сипкәч, берничә көннән пион төбен йомшартырга кирәк.

  • Үскән чакта ук пион куакларына марганцовка эремәсе сибәләр.

  • Җәйгә бер тапкыр пионнарга ипиле ашлама салырга була. Беренче үсентеләре чыга башлауга ук, пион куаклары төбенә суда чылатылган сохари күмеп куегыз.

Әлеге киңәшләрне үтәсәгез, яраткан пионнарыгыз шау чәчәккә күмелер.

 

                                                      Пионнарны берничә тапкыр ашларга кирәк

  • Беренче этап - яшь үсентеләр тишелеп чыгу белән, тамыр янындагы чокырга аммиак селитрасы эремәсе салыгыз (10 литр суга 15 грамм).
  • Икенче һәм өченче этап - бутоннар барлыкка килү стадиясендә һәм чәчәк ату алдыннан, 7-8 гр аммиак селитрасы, 5-6 гр. калий тозы һәм 10-12 гр. суперфосфат кертегез. 

  • 4 этап - чәчәк атканнан соң,, 5-6 г. калий тозы һәм 10-12 г. суперфосфат кертү киңәш ителә.

                                             Чәчәкнең бөреләренә игътибар итегез

  • Чәчәк атар алдыннан һәр бөрене карап алыгыз. Берничә бөре берьюлы чыккан ботакны тапкач, уртадагы бөрене өзеп ташлагыз.

  • Бөтен ботаклардагы бөреләрне дә өзә күрмәгез, кырыйдагы ботаклардагы 2-3 бөрене алып атсаң, шул җитә. Бу очракта кырыйдагы ботаклардагы бөреләр озаграк ачылмыйча торыр.

Башта өзелмәгән ботаклардагы пионнар чәчәк ата. Алар атып бетергәч, 7-10 көннән соң уртадагы бөресе өзелгән ботаклар чәчәк ата башлый.

                                            Пионнарны чәчәк атып бетергәч тә онытмагыз

Пионның тамырлары ныклап үсә алсын өчен, аңа җир өстендәге өлешен сакларга кирәк. Яфраклар фотосинтез ярдәмендә тамырларны тукландыра, ә тамырлар яфракларны туклыклы матдәләр һәм дым белән тәэмин итә. Берсе булмаса, икенчесе үсә дә алмый. Шуңа күрә пионнар чәчәк атканнан соң, яфракларын көзгә кадәр сакларга һәм су сибеп, тукландырып торырга кирәк.

  • Пион чәчәк атканнан соң, корыган чәчәкләрен кисү яхшырак.
  • Июльдә пионга фосфор һәм калий кертү бик мөһим.
  • Агач көле дә чәчәкләргә бик яхшы ашлама булачак, аны пион тирәсенә сибәләр һәм туфракның өске катламын бераз йомшартып куялар. Агач көле калий һәм кальцийга бай, анда бераз фосфор, шулай ук микроэлементлар бар.

 

 

 


 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев