Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез

Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.

 

  • Туфракка чыгарып утыртырга 2-3 көн кала үсентеләрнең аскы 2-3 яфрагын кисегез.

 

  • Күчереп утыртканда чокырга бераз агач көле салу мөһим.
  •  
  • Үсентеләр тиз уңыш бирсен өчен чәчәк атканда бор кислотасы белән коендырыгыз (10 литр суга 5 гр исәбеннән).
  •  
  • Үсентеләрнең тиз һәм ныклы үсеше өчен йод катнашмасы сибегез. Моның өчен 3 литр суга 1 тамчы йод тамызыгыз. Шуны сипкәннән соң помидорлар эрерәк булыр.
  •  
  • Онытмагыз: йодның шулай ук помидорларны фитофторадан саклый торган үзенчәлеге дә бар. Моның өчен бары берничә тамчы йод һәм 250 гр сөт кирәк. Шуларны 1 литр су белән кушып болгатыгыз һәм помидорларга сибегез.

Уңышларыгыз мул булсын, үзебез үстергән нигъмәтләр бәрәкәтле ризык булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев