22 май 2023 яңалыклары
-
Районыбызның 50 нче баласына тантаналы төстә таныклык тапшырдылар
Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә быелның шушы вакытына кадәр яңа туган 46 бала теркәлгән иде. Бүген бу сан түгәрәкләнеп 50гә әйләнде.
-
Түбән Кама Сабан туен 18 енә күчергәннәр
Быел Сабантуй бәйрәмнәре авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә 10-11 июнь көннәрендә узачак дигән Татарстан Республикасы Рәисе Указы чыккан иде. Бүген Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников Сабан туеның күпсанлы шәһәр һәм район халкы соравы буенча 18 июньгә күчерелүе турында хәбәр итте.
-
АО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду
В составе флота - 103 средства водного транспорта, среди них – катера-бонопостановщики, образующие ордера с боновыми заграждениями, нефтесборщики, суда на воздушных подушках и другие плавательные средства.
-
Хокук бозуларны профилактикалау республика конкурсында Аккүз мәктәбе отряды иң яхшылар рәтенә кергән
2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәренең «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы уздырылды.
-
Тукай районында 7 яшьлек кыз суга баткан
Коену сезоны 1 июньнән генә башлана- инде бер баланы югалттык
-
Райондашларыбыз- Изге Болгар җыенында
Район башлыгы Ленар Зарипов, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә бер төркем райондашларыбыз Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла торган «Изге Болгар җыены»нда катнашты.
-
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Мөслим районы үз мәдәниятен тәкъдим итәчәк
22 май көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына “Икмәк тәмле, яшәү, тормыш ямьле. Безнең якта, безнең Мөслимдә” – дип исемләнгән программа тәкъдим итә.
-
Соңгы кыңгырау-2023: Иртәгә районыбыз мәктәпләрендә бәйрәм тантаналары көтелә
Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы йөзләгән укучы өчен иртәгә, 23 май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак.
-
Таныш булыгыз: «Әнәк» агрофирмасының кыр батыры Марат Хәйретдинов
Районыбыз игенчеләренең язгы кыр эшләрен тәмамлаган көннәре. Инде башкарылган хезмәткә нәтиҗәләр ясарга була. «Әнәк» агрофирмасының кыр батырлары чәчүне төгәлләгәч тә эштән бушамый әле. Хәзер алар техникаларын ремонтлый, баш калкыткан уҗымнарны ашлый, урып-җыюга әзерләнә. Шундый хезмәт батырларының берсе- Марат Хәйретдинов.
-
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкарьләре Кол Шәриф мәчетендә күрсәтеләчәк
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең ядкарьләре экспозициясен Казанга күчерәчәкләр һәм алар 2 көнгә «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырыла. Күргәзмәне Казанда оештыру күбрәк кешегә карау мөмкинлек бирәчәк. Ядкарьләрне 22 һәм 23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчете холлында карарга мөмкин булачак.
-
«Әнәк» агрофирмасы агрономы Айзат Фазуллин: Хәзер бар үсемлекләргә дә яңгыр кирәк
Бүген игенче барыбыздан да ныграк яңгыр яуганын көтә. Зур өметләр баглап, озын кыштан ук барлык мөмкинлекләрне туплап туфракка иңдергән уҗымнарның күкрәп үсеп китүе нәкъ тә шифалы яңгырларга бәйле.
-
Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез
Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
-
Мәктәп музее - тәрбия учагы
Безгә Такталачыктан язалар: «Музейлар көнендә укучыларыбыз Нәҗип Газизов исемендәге музеенда булдылар»
-
Кадетларыбыз республикакүләм “Аҗаган - 2023” хәрби-спорт уенында III урынны яулады
13 майда Алабуга шәһәрендә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган республикакүләм “Аҗаган - 2023” хәрби-спорт уены конкурсының зона этабы булды.