Түтәлләрдәге чүпне ничек дөрес итеп утарга һәм чүп үләннәреннән ничек котылырга?
Дача участогында, түтәлләрдә чүп үләннәр белән көрәшү җиңелләрдән түгел, әмма бакчачыларга көн саен башкарырга туры килә торган иң кирәкле эш. Чүп үләннәре участоктагы чәчәк түтәлләренең һәм чәчәклекләрнең күренешләрен боза, яшелчәләргә һәм башка культуралы үсемлекләрнең үсүе өчен кирәкле туклыклы матдәләрне һәм дымны үзенә ала, бакчага җитди зыян китерә. Өстәвенә, чүп үләннәре үсемлекләргә корткычлар һәм авырулар таралу чыганагы булып тора.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова түтәлләрне дөрес утау һәм бакчада чүп үләннәреннән котылу буенча киңәшләрен җиткерде.
Бакчадагы, дача участогындагы чүп үләннәренә каршы көрәшнең күп кенә нәтиҗәле ысуллары бар.
Чүп үләннәреннән уңышлы котылу өчен берничә төп кагыйдәне үтәү мөһим:
- чүп үләннәренең тамыр системасы ныгыганчы ук утарга;
- утаганнан соң барлык чүп үләннәрен җыеп алырга кирәк;
- яңгырдан соң утау яхшырак, чөнки дымлы туфрактан үсемлекләрнең тамырлары җиңел чыга;
- түтәлләрдәге чүп үләннәрне даими рәвештә бетереп барырга;
- кишәрлекне казып чыкканнан соң бөтен тамырларны җыеп алырга кирәк.;
- мульча куллану- чүп үләннәрнең таралуына комачаулый, аларны юк итә. Алдан ук чәчәк түтәлләрен мульчаларга, җәй буе аларны чүптән арындырырга була. Кирәкле мульчаны бакча үзәкләрендә сатып алырга мөмкин;
- туфракны компост өеменнән генә ашламаларга киңәш ителә, чөнки тирестә хайваннар тукланган күп кенә үсемлек орлыклары кала;
- түтәлләрне әйләндереп алырга, чөнки культуралы үсемлекләр дә чүп үләннәренә әверелергә мөмкин. Үсемлекләрдән, мәсәлән, бөтнек, керән, топинамбур, кура җиләген әйләндерү мөһим. Алар бөтен бакчага таралмасын өчен түтәлләр тирәли тирәнлеге 50 см булган шифер, металл табаклар яки бакча үзәкләрендә сатыла торган махсус тасмалар белән киртәләп чыгарга кирәк.
Чүп үләннәрен бетерүнең тагын бер отышлы ысулы - участокка сыегайтылган аракы сибү. Яшелчәләр утыртыр алдыннан бер ай кала туфракны бер чиләк суга 150 гр аракы исәбеннән эретелгән аракы белән эшкәртергә кирәк. Мондый эремә чүп үләннәрен тизрәк һәм берьюлы тишелеп чыгуына ярдәм итә, бу участокны чистартуны җиңеләйтә.
Япма материаллар куллану
Участокны тыгыз үтә күренмәле тукыма яки башка материаллар – кара
пленка, агросүс, катыргы белән капларга була. Агросүсне түтәлләрдә уңышлы кулланалар – тиешле аралыкта тишекләр ясап, шунда культуралы үсемлекне утырту да җитә. Пленка Участокның күренешен бозмаса, пленка өстен печән, салам яки пычкы чүбе белән мульчаларга була.
Утаган чүп үләннәрен ничек файдалы итеп кулланырга соң?
Түтәлләргә су сибү өчен чүп үләннәреннән төнәтмәләр әзерләргә була.
Чүп үләннәреннән ясалган сыек ашламаларның өстенлеге шунда, алар
үсемлекләр тарафыннан тиз үзләштерелә, туфракның кислоталылыгын киметә һәм аның әчүендә катнашкан микроорганизмнар белән баета. Төнәтмәләр әзерләү өчен
орлыгы барлыкка килгән чүп үләннәрен файдаланырга ярамый. Сүз уңаеннан, кайбер чүп үләннәре халык медицинасында, мәсәлән, тире һәм чәчләрне тәрбияләгәндә дә кулланыла.
Кайсы чүп үләннәрен ашарга ярый?
Кайбер чүп үләннәрен ашарга да ярый, чөнки аларның организмга файдасы бар.
Кычыткан- күпләр кулинария максатларында куллана торган чүп үләне. Кузгалак урынына кычыткан салып яшел щи әзерләргә мөмкин. Кычыткан яфракларын чакмасын өченкайнар су белән пешекләргә кирәк. Кычыткан яфракларын
салатларга һәм соусларга да салалар.
Тузганак. Тузганактан ясалган иң популяр тәм-томнарның берсе –
кайнатма. Бу үсемлекнең яфракларын салат рецептларында да тәкъдим ителә.
Бака яфрагы. Бака яфрагында бик күп микъдарда файдалы матдәләр бар:
каротин, лимон кислотасы һәм никотин кислотасы, фитонцидлар, дуплау матдәләре,
С витамины, K витамины, минераль тозлар һәм аксымнар (орлыкларында). Бака яфрагын
салатларда да кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев