Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап: Чуракай мәктәбе коллективы патриотик чара уздырды
Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы совет халкының батырлыгы, җиңүгә омтылышы онытылырлык түгел. Инде сугышлар мәңге кабатланмас дип яшәгәндә, 1979 елда Әфган, тагын дистә елдан соң Чечня сугышлары кабат сынау булып ил халкын утлы ялкынга чорнады.
Менә хәзер янә без яу кыры дулкынында яшибез, меңнәрчә ир-егетләр махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәш алып бара. Бары туган илне чиксез ярату, кече Ватаныңа мәхәббәт хисләре, үз-үзеңне аямау аша гына Җиңү таңын якынайтып буласын беләбез. Чуракай мәктәбе коллективы тарафыннан авыл мәдәният йортында оештырылган патриотик чара моны тагын бер кат раслады.
Мәктәп укучылары катнашуында төшерелгән кинофильм Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл тормышын бөтен асылы белән ачып бирде.
Сугыш ваемсыз балачак мизгелләрен чәлпәрәмә китерә, авылдагы ачлык,ялангачлык, шулай булуга кармастан якты киләчәккә омтылыш, фронттагы әтиләргә, абыйларга якты өмет белән язылган хатлар, Җиңү таңында берәүләрнең әти назына кабат күмелүе, ә икенчеләрнең ятимлек тормышы башлану- барысы да фильмда ачык чагылды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзе дә сугыш афәтен кичкән ветеран, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән чорларын искә алып ул патриотик тәрбиянең гаиләдә үк алып барылырга тиешлеген әйтте.
- Туган җир картада бер нокта гына түгел, ул туган туфрагың, туган нигезең, әти-әниең, туган мәктәбең.Россия, нинди генә сугышлар булмасын, һәрвакыт җиңеп чыккан. Махсус хәрби операция дә безнең җиңү белән тәмамланачак. Махсус хәрби операция егетләребезне нык үзгәртте, алар киткәндәгедән бик нык аерыла. Без дә егетләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итеп җиңүне якынайтырга тиеш. Шунысы безнең өчен горурлык- райондашларыбыз арасында кайсы гына сугыш булмасын, сатлыкҗаннар, яу кырыннан качкан кешеләр юк. Гаиләдән үк балаларыбызны туган илне, әти-әниләрне, гаиләне, җирне яратырга өйрәтеп үстерик,- диде Ленар Рафак улы чарада катнашучы мәктәп директорлары, аларның ярдәмчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Ватанпарвәрлек үрнәге Чуракай авылында туып-үскәннәр арасында да шактый. Чуракай, Әгъбәс, Җылан авылында туып-үскән данлыклы хәрбиләре белән бик горурлана алар. Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов авылдашларына, райондашларыбызга һәрвакыт терәк.
Махсус хәрби операция башлану белән Вәсим Хуҗаҗан улы якташларыбызга бронялы УАЗ автомобиле сатып алып җибәрде. Әлегә кадәр сугышчыларыбыз аннан бик рәхәтләнеп файдалана.
- Чуракай авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында 346 кеше һәлак булган. Гарипләнеп, яраланып кайтучылары да күп булган. Без ул батырларны онытырыга тиеш түгел. Тарихи вакыйгаларны, батырларыбыз турында бүгенге кебек патриотик чараларда баларыбызга җиткереп торырга тиеш.
Авылдашларыма һәрвакыт ярдәм итеп торырга тырышам. Әгъбәс авылында Бөек Җиңүгә, батыр авылдашларга багышлап һәйкәл салдык. Янына пушка алып кайтып куйдык. Мәдәни, хәйрия чараларын даими үткәрәбез. Ватанны саклаучы егетләребез тизрәк җиңеп әйләнеп кайтсыннар. Хәзерге чорда тормышлар бик яхшы. Ә менә сугыш чорында, 21 елгы ачлык вакытында әби-бабаларыбыз барысына да түзгәннәр. Җиңү эстафетасын безгә тапшырганнар. Хөрмәтле якташларым, сезне якынлашып килүче җиңү бәйрәме белән котлыйм,- дип изге теләкләрен юллады.
Чуракай җирлегеннән Әфган, Чечня сугышларында илебез өчен көрәшкән батырлар шактый. Алар бүгенге чарада үзләре дә кунак булып катнаштылар, тынычлыкның кадерен белеп матур итеп яшәргә чакырдылар.
Махсус хәрби операциядәге авылдашлар да мәктәпнең, укучыларның, авылның ничек сулыш алуы белән һәрвакыт кызыксынып тора. Изхар Камалов авыр бәрелешләрне кичеп чыккач, мәктәп укучыларына күчтәнәчләр алырга 50 мең сум акча тапшыра. Ут эчендә дә туган мәктәпләрен, авылдашларын онытмый батырлар.
Районыбызның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин барлык әфганчылар исеменнән мәктәп коллективына патриотик эчтәлекле чара оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Оешма тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды. Вафат әфганчыларның йортларына истәлек такталары кую бүген дә дәвам итә, 40 тан артык райондашыбызны туып-үскән йортын хәтер такталары бизәп, батырлыклары турында искәртеп тора.
Патриотик чараны мәктәп укучылары үзләренең бик матур җырлары, биюләре, нәфис сүзләре белән тулыландырды, сәләтләрен күрсәтеп, кунакларны, авылдашлары-тамашачыларны ял иттерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев