Десантчылар лидеры Айдар Фәсхиев: Коры җирдә десантчыларга, ә диңгездә морякларга тиңнәр юк
Актаныш районында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән йөзләгән ир-егет яши.
Аларның 76-сы белән без ныклы элемтә урнаштырдык, ди десантчыларның лидеры Айдар Фәсхиев. Бүген Һава десанты гаскәрләре көнендә тантаналы чора башланыр алдыннан зәңгәр берет кигән хәрбиләребез белән аралашып алдык. Айдар абый бәйрәмне билгеләп үтәргәме-юкмы дип икеләнеп калуын да әйтте.
— 2 август, гомер-гомергә Һава десанты гаскәрләре көне булды. Моннан өч ел элек Җиңү паркында Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә багышлап һәйкәл ясаттык. Ел саен җыелып күрешергә сөйләштек. Аллага шөкер, быел да егетләр белән бирегә килеп аралашабыз, хәл-әхвәлләрне белешәбез. Барыбыз да зәңгәр беретларыбызны кидек. Байрагыбызны да алып килдек. Һәйкәлгә, мәрхүм булган солдат егетләрнең зиратларына барып чәчәкләр салабыз. Бу очрашуны оештырыр алдыннан сугыш вакытында бәйрәмнәр үткәрү дөрес булырмы икән дип тә уйландым. Үземнең полк командиры белән сөйләштем. Ул бүген өлешчә хәрби мобилизациядә, ут эчендә. Аның сүзе кыска булды- «Сталин Бөек Ватан сугышы чорында да парад үткәргән, мондый чаралар безгә ныклы „поддержка“, кирәк чара, ул безнең рухыбыз нык икәнне күрсәтә», диде ул. Иркенләп, матур итеп очрашуыбызны теләде, — ди Айдар Фәсхиев.
Десантчылар үз кадерләрен үзләре белә торган халык. Әйе, гап-гади авылда үс тә, кошлардан да биегрәк зәңгәр күкләрдән җиргә таба оч әле! Менә шулай күк гөмбәзләрен иңләгән кыю райондашларыбызның берсе Камил Мокыймов Мәсәде авылында яши.
Камил абый 1988 елда армиягә алыну белән Алтайда, аннан Псков шәһәрендә хезмәт итә. Ике ел эчендә парашюттан 38 тапкыр сикерә.
— Минзәлә районы аша үткәндә күктәге парашютчыларга карыйм да кабат күккә күтәрелеп сикерәсе килә. Кабатларга да булыр иде, яшь бара шул,- ди десантчы.
— Сикерергә курка идегезме?
— Беренче тапкырында куркытты, аннан соң ияләштек.
Ә менә Яңа Кормаштан килгән Газинур Бәдертдинов, киресенчә, беренче сикерүләрендә курку хисен белмәгән.
— Башта безне озын вышкалардан сикерттеләр. Аннан инде "кукурузник"тан сикердек. Үзем парашюттан 30 тапкыр җиргә очтым. Бар иде шундый спортчы-егетләр, алар 300 тапкыр сикерде.
— Парашюттан сикергәндәге халәтне сөйләгез әле.
- Сикергәч, һавада калгач, башта 3 секунд аңламый торасың әле. Парашют ачылырга тиеш, ачылмаган очракта махсус боҗраны тартырга кирәк. 500 гә кадәр саныйсың, әгәр төп парашютың ачылмаса, аркага асылган ярдәмче парашютны ачарга кирәк. Хәзер бик сикерәсе килми инде, чөнки аска карагач та баш әйләнә. Армиядән кайтканга да 35 ел үтеп киткән.
Әйе шул, нигездә бүгенге очрашуда нәкъ Камил, Газинур абыйлар яшендәге ир-егетләр иде. Алар үзләре белән хатыннарын, балаларын, оныкларын да алып килгәннәр. Баксаң, хәрби хезмәт бер елга калгач, десант гаскәрләренә баручылар саны кискен кимегән икән. 2009 елдан бүгенгә кадәр хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бөтенләй юк, ди хәрби комиссариаттан Рузил Нәфыйков.
Айдар Фәсхиев, деснтчы егетләрнең үтә дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. Десантчыларның күпчелеге кайнар нокталарда сугыш утын кичкән. Алар сугышның нәрсә икәнен белә. Илгә туганнарга, гаиләгә куркыныч яный икән, алар алгы сызыкта туган җиребезне сакларга, якларга һәрвакыт әзер.
Җиңү паркы, заманның нинди булуына карамастан, хәрби хезмәт үткән, утлар-сулар кичкән кыю һәм батыр райондашларыбызның уртак йортына әверелеп бара. Биредә төрле гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр үз обелиск-һәйкәлләрен булдырдылар. Үзара да аралашып торалар.
-Морякларга һәйкәл ачылды бит. Әле иртән моряк егетләр дә безне котладылар. Коры җирдә десантчыларга, ә диңгездә морякларга тиңнәр юк,-дип, Айдар Фәсхиев хәрби дусларына, аларның гаиләләренә тынычлык, илебез күгенең һәрчак аяз булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев